Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының (ЕИХО) Варшауда узучы кеше хокукларына багышланган конференциясендә Кырымда тоткарланган кырымтатарларның туганнары, кеше хокукларын яклаучылар чыгыш ясап ярымутрауда кырымтатарларны нахакка утыртулар, эзәрлекләүләр, тентүләрне этник дискриминация дип атадылар.
Кырымнан бу конференциягә барган Алие Дегерменджи үзенең ире Бекир Дегирменджи белән бергә тоткарланган олы яшьтәге тагын өч кырымтатарны коткаруны сорап чыгыш ясады. "Алар барысы да олы яшьтәге кешеләр, төрле авырулар белән авырыйлар. Минем 2015 елда улымны һәм 2017 елда иремне ялган, фабрикацияләнгән гаепләүләр нигезендә тоткарладылар", дип сөйләде ул.
2017 елның 23 ноябрендә Бекир Дегерменджи белән бергә кырымтатар милли хәрәкәт ветераннары Кязим Асанов, Руслан Трубач һәм Асан Чапух куәт төркемнәре тарафыннан кырыс рәвештә тоткарланган вакытта милли хәрәкәт ветераны, 83 яшьлек Веджие Кашка вафат булган иде.
Бөтендөнья кырымтатар конгрессы әгзасы, 2016 елда урланган Эрвин Ибрагимовның әтисе Умер Ибрагимов Варшау җыенында чыгыш ясап "Минем гомеремнең бер өлешен урладылар. Һәрбер әти-әни баласының язмышына битараф була алмый. Әгәр сездә минем улымның кая булганын ачыкларга ниндидер мөмкинлегегез булса, ярдәм итегез", дип үтенде.
Чыгыш ясаучылар Кырымда 2014 елда аннексиядән соң башланган утыртулар, кешеләрне урлаулар, үтерүләр, кырымтатарларның йортларында тентүләр, хәбәрсез югалулар, мәхкәмәләр турында сөйләделәр.
Киевтагы "Крым SOS" оешмасы вәкиле Мария Квицинская "болар барысы да Кырымда этник дискриминацияне үстерүгә юнәлдерелгән" диде.
Кырымның сөргенгә дучар ителгәннәр һәм милләтара мөнәсәбәтләр комитетының элекке рәисе (2010-2012) Эдем Дудаков конференциядә, Бакчасарайдагы Ханнар сараен хакимиятләр реставрациялибез дип бөтенләй үзгәртәләр, диварларда булган борынгы язуларны юалар, иске чирәп түбәне Испаниядән китерелгән заманча чирәп белән каплыйлар, диварлар өстенә бетон түгәләр диде. Бу реставрация түгел, бу реконструкция, бу эшкә реставраторлар җәлеп ителмәде. Бу эшләр туктатылмаса кырымтатар халкының үзенчәлекле тарихи мирасы булган Ханнар сараен юк итәргә мөмкиннәр” диде ул.
Украина Югары Радасының кеше хаклары омбудсмены Людмила Денисова Кырымдагы Мәскәү тарафлы хакимиятләр кырымтатарларны экстремизмда гаепләп эзәрлеклиләр диде.
Кырым мөселманнары дини идәрәсе мөфтие Айдер Рустемов үз чыгышында Русия планлы рәвештә Кырымда Украина яклы активистларны куркыту максатын куеп аларны эзәрлекли һәм Кырымнан чыгып китүгә мәҗбүр итә диде. Аларның күпчелеге кырымтатарлар, ләкин Киев патриархатының украин православ чиркәвенә караган христианнар да, интернетта постлар язганнар да, Украина заманында Кырымда тыелмаган китапларны өйләрендә тотычуларны да мәхкәмәгә тартыла, диде ул. Мөфти тоткарланган 32 кырымтатарны, 40 сәяси тоткынны азат итергә чакырды.
Конференциядә катнашкан адвокат Николай Полозов Русия хакимиятләренең экстремизмга каршы кануннарны сәяси максатларда кулланганын, сәяси цензура кертүен, сүз иреклеген тыйганын, шул исәптән интернетта язулар өчен хөкем итүләрнең киң таралганын әйтеп, Русиядә сыналган бу репрессив ысулларны Кырымга күчерү омтылышлары күзәтелгәнен сөйләде.
Варшауда узган конференциядә Кырымның Мәскәү тарафлы "иҗтимагый пулат" вәкиле Анжелика Лучинкина һәм дә "Миллет" кырымтатар телеканалы башлыгы Эрвин Мусаев чыгыш ясар алдыннан үзләрен "Кырым республикасы, Русия" дип танытканнан соң бу җыенда катнашкан Украина делегатлары аларга сүз бирүгә каршы чыкты.
Русиядә тыелган Кырымтатар мәҗлесенең рәис урынбасары, Киевта яшергә мәҗбүр булган Ильми Умеров Кырымның Мәскәү тарафлы вәкилләренә Варшауда сүз бирмәүне гаделлек дип атады. Аларга Польшага бару өчен визаларның ничек итеп бирелгәнен тикшерергә кирәк диде ул АТР бәйсез телеканалына.