Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сораштыру: пенсия реформасына протест белдерергә теләүчеләр саны 35 процентка гына калган


Казанда пенсия реформамсына каршы КПРФ митингы
Казанда пенсия реформамсына каршы КПРФ митингы

Пенсия реформасына протест белдерергә теләүче русияләр саны кискен кимегән диелә "Левада үзәге" сораштыруында.

Социологлар ачыклавынча, респондентларның 35 проценты гына пенсия яшен күтәрүгә каршы митингларда катнашырга әзер. Августта халыкның 53 проценты урамнарга чыгарга әзер булган.

Респондентларның 40 проценты Русия президенты Владимир Путинның 29 августтагы телемөрәҗәгате пенсия реформасын үзгәртми дип саный. Һәр дүртенче русияле Путин тәкъдимнәре реформаны начарайта гына, ә 29 проценты йомшарта дип белдергән.

Путин телемөрәҗәгатен караган кешеләрнең 35 проценты президентка начаррак мөнәсәбәттә, бары тик җиде проценты гына яхшырак фикердә була башлаган диелә сораштыруда.

26 сентябрьдә Русия думасы депутатлары күпчелек тавыш белән пенсия реформасы турындагы канун өлгесен икенче укылышта кабул итте. Депутатлар президент Владимир Путин керткән үзгәрешләрне хуплады. Яңартылган канун өлгесенә ярашлы, хатын-кызлар пенсиягә 63 яшьтә түгел, ә 60 яшьтән чыгачак. Ирләр пенсиягә 65 яшьтә чыгачак.

XS
SM
MD
LG