Индонезидә ике җир тетрәү нәтиҗәсендә ким дигәндә 420 кеше үлде. Бу хакта Килгән зыянны бетерү дәүләт идарәсе башлыгына сылтама белән җирле Kompas телеканалы хәбәр итә. Корбаннар саны тагын да артырга мөмкин. Күп кенә биналар, шул исәптән йортлар, сәүдә үзәге һәм мәчет өлешчә яки тулысынча җимерелгән.
7,4 дәрәҗәдәге җир тетрәү үзәге Палу шәһәреннән 80 чакрым төньяктарак Сулавеси утравында була, дип хәбәр итә Reuters.
Палу һава аланы очкычлар өчен ябык, бары боралакларга гына төшәргә рөхсәт ителә. Палуда 350 меңләп кеше яши.
Индонезиядә җир тетрәүләр даими булып тора.