Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "Акварена"да пенсионер хатынны мөселман су коену киеменнән бассейнга кертмәгәннәр


Архив фотосы
Архив фотосы

Казанда мөселман су коену киеменнән булган 71 яшьлек Ираида Шәфигуллинаны "Акварена"да бассейнга кертмәгәннәр. Аның ябык киеме комплекс хезмәткәрләренә ошамаган.

Шәфигуллина InКazan-га сөйләвенчә, бассейнда йөзгәндә аның янына килеп судан чыгуын таләп иткәннәр. "Акварена" хезмәткәрләре бу бинада ябык киемнән суда йөзү тыела дип аңлатканнар.

Шәфигуллина "Акварена"га инде ике ел йөри, әмма моңа кадәр каршылыклар булмаган. Беренче тапкыр җитәкче вазифаларын башкаручыга шалтыратудан соң мәсьәләне хәл иткәннәр. Әмма 2 октябрь Шәфигуллина инде бассейнга килгәч аны анда кертмәгәннәр. Хезмәткәрләр бина тәртипләренә сылтаганнар һәм хосусый оешмада җитәкче үз тәртипләрен кертә ала дип белдергәннәр. Алар бу тәртипләр ниндидер "зәңгәр папкада" язылган дип аңлатканнар, әмма Шәфигуллина аларны күрмәгән.

"Акварена”да пенсионерга рөхсәт ителмәүне мөселман су коену киеме астында нәрсә булуын күрмәүләре белән аңлатканнар. Алар Шәфигуллинага элек түләп куйган акчасын кайтарырга ризалашканнар.

XS
SM
MD
LG