Башкортларның җыелуына сентябрь ахырында районның Темәс авылында чыккан низаг сәбәп булды. Биредә Кавказдан килеп якындагы карьерда эшләүчеләр белән авылдагы шавырма сатучы кыз арасында башланган низаг карьерның унлап эшчесе белән авылдагы егермеләп ирнең сугышуы һәм ике башкортның пычактан яралануына китергән иде.
Әлеге хәлдән соң кулга алынган унлап башкортны азат итү таләбе белән тирә яктан һәм Уфадан тиз генә 300ләп кеше җыелды һәм полиция кулга алынганнарны иреккә чыгарырга мәҗбүр булды. Әмма әле дә бер кешегә төрмә җәзасы яный. Ул карьерда эшләүчеләрнең машиналарын һәм вакытлы яшәү вагоннарын яндыруда гаепләнә. 6 октябрьдә узган җыенда катнашучылар беренче чиратта әлеге гаепләнүчегә теләктәшлек белдерде.
Гаепләнүчеләргә һәм яраланганнарга адвокат ярдәме өчен 6 октябрьдә узган җыенда һәм аннан соң интернет аша 130 мең сумнан артык акча җыелган, акча җыю дәвам итә.
Әлеге чараны оештыручыларның берсе Фаил Алчынов Азатлыкка белдерүенчә, башкортларны шулай җыелырга сәбәп иткән башка сәбәпләр дә бар. Аларны Башкортстанның төрле районнарында табигый байлыкларны үзләштерүдәге гаделсезлек бик борчый. Конституциядә казылма байлыкларның халык байлыгы булуы турында язылса да, гамәлдә ул байлыкларны үзләштерүдән җирле халыкка бернинди файда юк, бары проблемнар гына кала, ә хакимият вәкилләре читтән килгән эшчеләр белән бергәләп аларны үзләштерүдән акча эшли. Башкорт җыенында бу хәлне күзәтеп барырга килешенгән.
Хакимият халыкны бөтенләй ишетергә теләми ди Алчынов. Аның әйтүенчә, халык мәнфәгатьләренә төкереп караучы район башлыкларын вазифаларыннан төшерү өчен дә эш алып барачаклар.
Баймакка җыелган яшьләрне шулай ук республика районнарындагы эшсезлек, эчкечелек проблемнары да борчый. Алар моңа арзанлы ялган аракы сату зур өлеш кертә дип саный. Алчынов белдерүенчә, киләчәктә бу күренеш күзәтүгә алыначак һәм, әгәр район хакимиятләре ялган аракы ясауга һәм сатуга каршы чаралар чаралар күрмәсә, бу эшкә башкорт яшьләре үзләре алыначак.
Баймакта дүрт сәгатьтән артык дәвам иткән җыеннан башкортлар районнарда вазгыятьне күзәтеп баручы һәм кирәк дип тапкан очракта чаралар күрүче актив мобиль төркемнәр булдыру турында килешеп таралышкан. Баймактагы кебек хәл чыга калса, кешеләр турыдан-туры аларга мөрәҗәгать итә ала диелде. Ул төркемнәр бер-берсе белән даими элемтәдә торачак.