Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Башкортстанда мөфтине алыштыру җиңел эш түгел"


Башкортстан мөселманнары диния нәзарәте җыены, архив фотосы
Башкортстан мөселманнары диния нәзарәте җыены, архив фотосы

Ике атнадан Башкортстанда мөфти сайлау узарга тиеш иде, әмма бу эш бер елга кичектерелде. Моның сәбәпләре турында белгечләр белән сөйләштек.

21 ноябрь Уфада Башкортстан мөселманнарының VIII корылтае булырга, анда яңа мөфти сайланырга тиеш иде. Башкортстан мөфтие вазифасына дүрт намзәт дәгъва итте, шул исәптән хәзерге мөфти, бу вазифаны 26 ел башкарган 71 яшьлек Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин да.

Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин
Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин

Сайлау көне якынлашкан саен мөфти вазифасына дәгъвачылар интернет аша үзләренең програмнарын тарату, мөселманнар белән очрашулар уздыру белән мәшгуль булды. Башкортстан мөфтие Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин да очрашу уздырды, ул Мәскәүдә булып Русия мөселманнар шурасы рәисе Равил Гайнетдин белән очрашып кайтты. Мөфтинең сәфәреннән соң күп тә узмый Равил Гайнетдиннең Башкортстан диния нәзарәте һәм республика җитәкчелегенә хат җибәрүе билгеле булды. Анда сайлауларны тагы бер елга кичектереп тору соралган. Башкортстан башлыгы каршындагы дин эшләре шурасы рәисе Вячеслав Пятков та бу кичектерүгә риза булуын белдерде.

Сайлауны кичектерү сәбәпләре турында берничә белгеч белән сөйләштек.

Башкортстан диния нәзарәте рәисе урынбасары Айнур Арсланов Азатлыкка корылтайның чыннан да күчерелүен әйтте:

Айнур Арсланов
Айнур Арсланов

"Әйе, Башкортстан мөселманнарының VIII корылтае алдагы елга күчерелде. Башкортстан диния нәзарәте һәм республика җитәкчелеге шулай кирәк дип тапкан", диде.

Уфаның "Ихлас" мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт Галләм корылтайның кичектерелүенә гаҗәпләнүен белдерде. Аның сүзләренчә, Башкортстан мөселманнары басымнарсыз һәм тыкшынуларсыз мәсьәләне үзләре генә хәл итәргә тиеш.

Чыгышы белән Башкортстаннан булган Ростов өлкәсе мөфтие Флүр Арсланов корылтайның кичектерелүенә гаҗәпләнмәвен әйтте.

Флүр Арсланов
Флүр Арсланов

"Мин Башкортстандагы дини вазгыятьне яхшы беләм. Мөфти үз теләге белән урыныннан китәргә теләми, хакимият аннан канәгать икән, аны җиңел генә урыныннан алып булмый. Ризасызлар һәрчак була инде ул. 2013 елда узган корылтайда да мөфти алыштырырга җыенучылар төркеме бар иде. Ләкин алар һава торышын үзгәртә алмады. Бүген дә мөфти корылтай уздыру вакытын чигереп булса да урынында калу юлын тапкан. Димәк, аның Башкортстан җитәкчелеге белән каршылыклары юк. Әнә Татарстанның элекке мөфтие Госман Исхаковның хакимияткә берничә уңайсыз эше өчен урыныннан алдылар.

Башкортстанда мөселманнар арасында каршылыклар күптәннән килә. Кемнәрдер Русия мөфтиләр шурасына карауны хуплый. Кемнәрдер Русия мөселманнарының үзәк диния нәзарәтенә генә бәйле булырга тиешбез дип исәпли. Өченчеләр берсенә дә карамый, мөстәкыйль булу яклы. Шушы шартларда Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин мөселманнарны туплап җитәкчелек итә ала икән, димәк тәҗрибәсе бар", диде Ростов өлкәсе мөфтие Флүр Арсланов.

"Дин һәм җәмгыять" дини-мәгълүмат үзәге президенты Алексей Гришин "Независимая газета"да Башкортстандагы мөфти сайлау тирәсендәге хәлләрне мавыктыргыч сюжетлы сәяси детектив кебек дип бәяләгән иде.

Социаль челтәрләрдә фикер алышучылар корылтай күчерүне үзләренчә фаразлый. Аларга караганда, моңа ике мәсьәлә сәбәпче. Беренчедән, корылтай булган очракта яңа мөфти итеп Сибайның "Тәкъвә" мәчете имам-хатыйбы Әгъләметдин Газизов сайлану ихтималы булган. Ул очракта Әгъләметдин Газизов вакытыннан алда вазифасыннан китеп, аны мөфтинең бүгенге урынбасары Айнур Арсланов алыштыру ихтималы булган. Айнур Арсланов Башкортстан диния нәзарәтенең Тәлгать Таҗетдингә дә, бер үк вакытта Равил Гайнетдингә дә каравы белән һич кенә дә килешми чыгыш ясап тора. Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин шуларны Равил Гайнетдингә җиткереп, чараны кичектерүгә ирешкән булуы ихтимал.

Төзелеп килүче Әр-Рәхим мәчете
Төзелеп килүче Әр-Рәхим мәчете

Икенчедән, чараның кичектерелүен Уфада төзелүче мәчет белән дә бәйлиләр. Эш шунда, Башкортстан башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы итеп Радий Хәбиров билгеләнгәннән соң туңдырылган мәчет төзелеше кабат дәвам итте. Мортаза Рәхимовның "Урал" фонды төзелешне финанслауны дәвам итәргә булды. Шуңа мәчетнең төп иганәчесе "Урал" фонды һәм төзетүче-төзүче "Алтын курай" ширкәтенең эшчәнлекләрен дәвам итүе зарур. Мөфти Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин "Алтын курай" ширкәтен оештыру идарәсендә тора.

Элегрәк хәбәр итүебезчә, 2016 елда Салават Юлаев проспектында төзелүче “Әл-Рәхим” җәмигъ мәчетен төзү туктап калган иде. Төзелешне мәчет төзүдә төп иганәче булган Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимовның "Урал" фонды максатсыз файдаланылган акчалар өчен туктаткан иде.

Гайре рәсми чыганаклар Башкортстан башлыгы вазифасын башкаручы Радий Хәбировның диния нәзарәте тирәсендәге каршылыкларны өйрәнүен ирештерә. Яңа башлыкның шактый кискен адымнар ясавын искә алганда, Башкортстан мөселманнары корылтаеның теләсә кайчан узуы ихтимал.

* * *

Башкортстан диния нәзарәте башлыгы низамнамәгә ярашлы һәр биш ел саен сайлана. Башкортстан мөселманнарының VII корылтае 2013 елда узган иде. Шулай итеп, агымдагы елда мөфтинең сайлану вакыты чыга. Шулай булуга карамастан корылтай тагы бер елга күчерелде.

Башкортстан мөфтиен алыштыру кирәклеге турында бәхәсләр күптән килә. Алар аеруча агымдагы елда кызды. Башкортстан диния нәзарәтенең март аенда Нефтекама шәһәрендә узган пленумында бер төркем мөселманнар Нурмөхәммәт Нигъмәтуллинның китүен таләп иттеләр. Алар мөфтине мөфтиятнең икътисади эшчәнлегендә ачыклык булмавы, Уфада төзелүче мәчет тирәсендә җәнҗаллар баруында гаепләде.

XS
SM
MD
LG