Дүшәмбе кич Мәскәүдә 23нче тапкыр Станиславский исемендәге халыкара премияләр тапшыру тантанасы узды. Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев бу бүләккә "Режиссерлык сәнгатендә ирешкән югары уңышлары өчен" лаек дип табылды.
Шулай ук премия британ кино һәм театр артисты Джуд Лоу, Мариинский театрының сәнгать җитәкчесе Валерий Гергиев, Русия артистлары Марк Захаров, Лия Ахеджакова һәм башкаларга бирелде. Быелгы тантана данлыклы театр эшлеклесе Константин Станиславскийның (1863-1938) тууына 155 ел тулуга багышланган иде.
Станиславский исемендәге халыкара премия 1994 елда шул ук исемдәге фонд ярдәмендә оештырыла һәм ел саен театр сәнгате үсешенә зур өлеш керткән шәхесләргә тапшырыла. Лауреатларга Чехов акчарлагы сурәте һәм Станиславский факсимиле төшерелгән мактаулы билге бүләк ителә.