48 яшьлек Данир Гайнуллин Дөнья башкорт корылтае башкарма комитеты рәисе булды. Аның белән корылтайның киләчәк планнары турында сөйләштек.
– Данир әфәнде, 28 ноябрь узган Дөнья башкортлары корылтае президиумында сез корылтай яңа форматта эшли башлаячак, дидегез. Бу сүзләр белән нәрсәне күздә тоттыгыз?
– Корылтай 1995 елдан бирле эшли. Бай тарихлы, ләкин без бит XXI гасырда яшибез. Хәзер мәгълүмати технологияләр заманы, башка формат заманы. Бөтен нәрсә үзгәрде. Республикага да яңа җитәкче килде. Ул халык белән ныграк аралашуны, аның проблемнары турында сөйләшүне, халыкны ишетүне таләп итә. Шуңа күрә без чыннан да яңа форматлы булырга тырышырга тиеш. Шул стратегия турында уйлыйбыз, фикерләшәбез. Аннары фикерләшкәч, тәкъдим итәчәкбез. Замана таләбе кушканча эшләргә тырышачакбыз.
– Дөнья башкорт корылтае башкарма комитеты читтәге башкортлар белән эшләүче бердәнбер оешма. Сез бу җәһәттән үзегезнең эшегезне ничек корачаксыз. Читтә яшәгән милләттәшләребезгә ниндирәк ярдәм күрсәтеләчәк.
– Корылтайның иң төп эшләренең берсе – читтә яшәгән башкортлар. Үзенең җирлегендә яшәгән читтәге башкортлар. Ул Оренбур, Чиләбе, Пермь, Свердлау өлкәсе, Татарстан һәм башка өлкәләрдә яшәгән башкортлар. Чыннан да Дөнья башкортлары корылтаеннан кала алар белән эшләгән оешмалар бик сирәк. Бер ун ел элек кайбер районнар аларны үз химаясенә алган иде. Соңгы арада ул эш сүлпәнәйде, без шуны көчәйтергә уйлыйбыз. Һәрбер читтә яшәгән башкорт оешмасының Башкортстанда дус районнары бар, шуның өчен аларның дуслыгын, мәдәни бәйләнешләрен ныгытырга уйлыйбыз. Бездән башка анда яшәүче башкортлар милли-мәдәни, белем бирү ихтыяҗларын канәгатьләндерүче юк.
– Соңгы вакытта Дөнья башкортлары корылтае эшчәнлеген шул ук башкорт оешмалары нык тәнкыйтьләп чыкты, чөнки хөкүмәт ягына нык авышып, гади халыкның, башкортларның мәсьәләләрен хәл итүне икенче планга куйды дигән белдерүләр яңгырады. Сез республика җитәкчелеге, хөкүмәте, дәүләт хакимияте белән эшне ничек корырга уйлыйсыз?
– Республикага яңа җитәкче килде. Яңа карашлы, Башкортстан халкына тигез итеп караган, аның ихтыяҗын кайгырткан җитәкче килде. Шуны истә тотып, без җитәкчелек белән тыгыз элемтәдә эшләргә ниятлибез. Башкорт халкының, Башкортстан халкының җитәкчелеккә булган сорауларын түрәләргә җиткерергә тырышачакбыз. Корылтай иҗтимагый оешма буларак халыкка хезмәт итәргә тиеш. Авыр вакытта халык белән булырга тиеш. Яңа җитәкчелеккә ярдәм итеп, бер адымда булырга тиешбез.
– Республикада башкортларның күп кенә милли оешмалары эшләп килә. Сез аларны туплау өчен нәрсәдер эшләргә җыенасызмы?
Конструктив позициядә торган һәм канун нигезендә эшләгән оешмалар белән хезмәттәшлек итәргә әзербез
– Бөтенесе дә үзебезнең халык өчен тырыша. Милләт өчен тырыша. Шуңа конструктив позициядә торган һәм канун нигезендә эшләгән оешмалар белән хезмәттәшлек итәргә әзербез. Безнең Русия Конституциясе, кануннары бар. Шуның кысаларында эшләргә тиешбез. Башкорт оешмалары белән хезмәттәшлек итәргә, алар белән аралашырга, аларның позициясен белергә тиешбез. Гомумән алганда Дөнья башкортлары корылтае ул бөтен башкорт халкының ихтыяҗын берләштереп торган оешма булырга тиеш. Башкорт халкына һәм Башкортстан халкына аның тәэсире дә көчле булырга тиеш.Әгәр халыкның ихтыяҗын аңламасак һәм аны республика җитәкчелегенә җиткерә алмасак, без чыннан да позициябезне югалтачакбыз.
– Дөнья татар конгрессы белән бергәләп эшләргә җыенасызмы?
– Чыннан да Татарстанда зур тарихлы татар конгрессы бар. Кан кардәшләребез белән һәрвакыт аралашып торабыз. Татар конгрессы рәисе урынбасары Марс Тукаев студент чактагы якын дустым. Аның белән хәл белешеп торабыз. Алар белән дуслык киләчәктә дә дәвам итәр. Ниндидер уртак чаралар, уртак максатлар куеп бергә эшләрбез, бер адымда барырбыз дип уйлыйм.
– Сез – яңа рәис. Дөнья башкорт корылтаеның киләсе җыенын кайчанга планлаштырырга уйлыйсыз?
– Моны халыкның фикерен, уй-ниятләрен белгәч әйтү мөмкин булачак. Башкарма комитетны җыеп фикерләрне туплаганнан соң бер карарга килербез дип уйлыйм.
Данир Гайнуллин (48) Башкорт дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлаган. Заманында Башкорт яшьләре берлеге җитәкчеләренең берсе булды, Республика халык иҗаты үзәген, Башкорт дәүләт филармониясен җитәкләде. 2010 елда Мәдәни мирас булган күчемсез милекне саклау һәм куллану фәнни-җитештерү үзәге мөдире итеп билгеләнде. Гайнуллин филармония җитәкчелегеннән киткәч Башкортстан эчке эшләр министрлыгы аның бу оешмадагы финанс мутлыклары турында белдерде.
2004 елда Гайнуллин филармонияне җитәкләгән чорда Башкортстанның атказанган җырчысы Венер Мостафин филармония бинасында үле килеш табылды. Җитәкчелек тарафыннан эзәрлекләнүгә зарланган күренекле җырчының үз-үзен үтергәнлеге белдерелде.