Рәфис Кашапов Британиядә сәяси сыену алганлыгын Азатлыкка үзе раслады. Сыену хокукы аңа биш елга бирелгән.
Сәяси сыену хокукы бирү белән бергә Британия хөкүмәте Кашаповка башка илләргә йөрү мөмкинлеге бирүче качак документы, айга 500 фунт (43 мең сум) матди ярдәм, төрле, шул исәптән транспортка да, ташламалар, яшәү урыны бирә. Моннан тыш, сәламәтлеге начар булуга зарланучы сәяси активистка докторда дәвалану да билгеләнгән.
Кашапов Британиядә даими яшәү урыны алгач хатыны Нурзия Кашапованы да үзе янында торырга чакырып китерә алачак.
Активист табибта дәвалану, даими торак урыны һәм башка кайбер документ эшләре җайга салынгач, 1,5-2 айдан сәяси эшчәнлеген җанландырып җибәрергә җыена. "Моңа кадәр биредә минем мөмкинлекләр матди һәм башка яктан да бик нык чикләнгән иде, интернетка да китапханәдә генә керә ала идем. Алга таба мөмкинлекләрем күпкә яхшырак булачак", диде Кашапов Азатлыкка.
Татар милли хәрәкәте активисты Рәфис Кашапов быел май аенда сәяси сыену сорап Британиягә мөрәҗәгать иткән иде. Ул сәяси сыену статусы алу өчен ярты елдан бер елга кадәр вакыт узарга мөмкин дигән иде.
"Мине Михаил Ходорковский, Әхмәт Закаев, Евгений Чичваркин кебек танылган оппозиция вәкилләре яклап чыкса, бәлкем бу мәсьәлә тизрәк тә хәл ителер иде", дигән иде Кашапов.
Соңрак төрле илләрдә яшәүче журналистлар, җәмәгать эшлеклеләре, хокук яклаучылар Британия премьер-министры Тереза Мэйга Рәфис Кашаповка сәяси сыену бирүне сорап, ачык хат та юллады. Бу Кашаповка карата Русия җинаять кодексының 282нче маддәсе 1нче бүлеге (нәфрәт йә дошманлык уяту, шулай ук кешенең абруена тап төшерү) нигезендә эш ачылуы белән бәйле булды.
Мөрәҗәгатьне ATR телеканалы җитәкчесе урынбасары Айдер Муждабаев, Австралия татарларының "Туран" берлеге җитәкчесе Ирек Гариф, Польшадан хокук яклаучы Генек Банашинский, Front Line Defenders оешмасыннан Зарема Әхмәдова һәм башкалар имзалады.
Рәфис Кашапов 2014 елның 28 декабрендә ФСБ тарафыннан кулга алынган иде. 2015 елның сентябрендә Чаллы мәхкәмәсе Кашаповны Русия җинаять кодексының 280нче һәм 282нче маддәләре нигезендә "илне җимерергә чакыру", "халыклар арасында дошманлык һәм нәфрәт тудыру" гаепләве белән өч елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарды. 13 ноябрьдә Татарстан Югары мәхкәмәсе Кашаповның аппеляция мөрәҗәгатен карап, әлеге карарны гамәлдә калдырды.
Кашапов 2017 елның 27 декабрендә вакытын тутырып төрмәдән азат ителде. Күпмедер вакыт Татарстанда яшәгәннән соң ул Киевка күченде. Әмма Киевта вакытлыча калачагын әйткән иде. Май аенда активист Британиягә килде.
"Мемориал" хокук яклау оешмасы Кашаповны сәяси тоткыннар исемлегенә кертте.