Русия аннексияләгән Кырымда кырымтатар активисты Риза Асанов 2 гыйнварда “Таврида” юлы турында видеосюжет төшергәндә билгесез кешеләр һөҗүменә дучар булган. Бу турыда ул Facebook-та язып чыкты.
Активист язуынча, башына сугулардан ул аңын югалтып егылган, бераздан машинасы янында ятканда аңына килгән. Һөҗүм итүчеләр аңа моның “соңгы кисәтү” булуын һәм киләсе юлы аның “җан бирәчәген” әйткән. Активистның тәне күгәргән һәм баш мие селкенгән.
Асанов Кырымга 2017 елда Польшадан күченеп кайтты. Ул кырымтатарларны тоткарлаулар һәм тентүләр вакытында полиция хезмәткәрләре белән дөрес сөйләшергә өйрәтү курслары оештыра.