Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан татар теленнән халыкара олимпиадага 10 миллион сум бүлә


Рөстәм Миңнеханов 2017 елда Халыкара олимпиада җиңүчеләре Мидзуки Накамура һәм Ризәлә Йосыпова белән
Рөстәм Миңнеханов 2017 елда Халыкара олимпиада җиңүчеләре Мидзуки Накамура һәм Ризәлә Йосыпова белән

Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы татар теленнән халыкара олимипиадага 10 миллион сум акча бүлгән.

Татарстан казнасыннан олимпиадага акча бүленүе турында дәүләт өчен сатып алулар порталында урнаштырылган бәйге документларыннан күренә. Бәйгедә җиңүче олимпиаданың програмын төзергә, анда катнашучыларны Казанда тору урыны белән тәэмин итәргә, оештыручыларны билгеләргә, чараны медиада яктырту эшләрен башкарырга тиеш диелә документта.

Порталда урнаштырылган техник биремгә ярашлы, халыкара олимпиаданың төп этапларында кимендә 500 кеше катнашачак. Җиңүчеләргә дипломнар, планшетлар һәм татар милли киемнәре бүләк ителәчәк.

VII халыкара татар теле олимпиадасы уздыруны Татарстан мәгариф министрлыгы былтыр ноябрьдә игълан итте. Олимпиадага Татарстанда, Русия төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче 8-11нче сыйныф укучылары чакырыла. Бәйгенең соңгы этабы апрель аенда Казанда узачак.

Татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиада Мәскәү БДИ системын кертеп милли республикаларда да чыгарылыш имтиханнарын урысча гына бирдергәндә татар теленең абруен күтәрү максатыннан үткәрелә. 2018 елда халыкара олимпиадада Татарстаннан, Русия төбәкләреннән һәм чит илләрдән 400дән артык укучы һәм студент катнашты.

XS
SM
MD
LG