14 гыйнварда иртәсендә Казанга пилотсыз очкычлар һөҗүм итүе нәтиҗәсендә, газ саклана торган мичкәгә ут капкан.
"Бүген 5:20 сәгатьтә Казан читендә пилотсыз очучы җиһаз һөҗүме аркасында газ мичкәсе яна башлаган. Беркем җәрәхәтләнмәгән", диелә республика президенты сүзчесе Лилия Галимова хәбәрендә. Урынга ашыгыч хезмәтләрнең килүе, Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның дабаруы әйтелә.
Миңнеханов Казандагы бөтен оешмалар да гадәти тәртиптә эшли, дип ышандыра.
"Бизнес Online" мәгълүматынча, бу хәл Казанның сыекландырылган газ саклагычында булган. Басманың ашыгыч хезмәтләрдәге чыганаклары әйтүенчә, газ саклагычка дрон төшүе турындагы хәбәр иртәнге 5:13 сәгатьтә килеп ирешкән.
Telegram-каналларда "Казан Оргсинтез" ширкәтендә янгын булуы турында хәбәрләр таралды, әмма расланмады. "Янгын "Оргсинтез"да түгел, Төньяк-Көнбатыш урамы, 10 (Северо-Западная) адресында", дигәннәр ТАССка Казанның Бердәм кизү-диспетчер хезмәтендә. Әлеге адреста Казанның сыекландырылган газ саклагычы урнашкан, ул "Газпром сжиженный газ" оешмасына карый. "Бизнес Online" язуынча, хәзерге вакытта газ саклагычка юлны япканнар.
Бүген иртәнге 5:40 сәгатьтән бирле Татарстанда пилотсыз очкычлар кисәтүе гамәлдә. 6:26 сәгатьтә Росавиациядә Казан һава аланын вакытлыча ябуларын хәбәр иттеләр.
Моннан тыш Пенза, Сембер, Калуга, Тамбов һәм Саратов һава аланнарында очышлар чикләнгән.
Бүген украин дроннары Саратов өлкәсенең Энгельс шәһәрендәге сәнәгать объектына да һөҗүм иткән, янгын башланган. Җирле кешеләр "Astra"га һөҗүмнән соң нефть саклагыч яна башлавын сөйләгән. Дроннар биредәге нефть саклагычка 8 гыйнварда да һөҗүм иткән иде инде. Янгынны биш көннән соң гына сүндерә алдылар. Сарытау өлкәсе башлыгы Роман Бусаргин төбәккә булган һөҗүмнән соң сәнәгать оешмасына зыян килүен белдерде. Нинди оешма икәнен әйтмәде.
Орлов өлкәсе губернаторы Андрей Клычков 14 гыйнварга каршы төндә төбәктә 17дрон бәреп төшерелүен әйткән. Җимереклекләр һәм җәрәхәтләнүчеләр юк, ди түрә. Тула өлкәсендә — 16, Ростов өлкәсендә — 14 дронны бәреп төшергәннәр, нинди нәтиҗәләргә китерүе хәбәр ителми.
- Бүген Татарстанга дроннар җиденче тапкыр һөҗүм итте. Иң беренче шундый һөҗүм узган ел 2 апрельдә булды: ул вакытта дроннар Алабуга белән Түбән Камадагы сәнәгать оешмаларына очып килде, шулай ук, Алабугадагы тулай-торакка һөҗүм итте. Ул вакытта 14 кеше яраланган иде.
- Соңгы тапкыр республика башкаласы Казан дроннар һөҗүменә 21 декабрьдә дучар булды.
- Нәтиҗәдә Совет, Киров һәм Идел буе районнарындагы йортлар зарарланды, корбаннар булмады.
- Татарстан хакимияте Казанга барлыгы 8 дрон һөҗүме булган дип белдерде. "Аларның берсе сәнәгать ширкәтенә очкан, берсе елга өстендә үк бәреп төшерелгән, алтысы — торак йортларга һөҗүм иткән. Сәнәгать ширкәте хезмәткәрләре ышыклану урынына эвакуацияләнгән", диелә.
- Ике дрон 37 катлы "Лазурные берега" торак комплексына бәрелгән иде (ул Альберт Камалиев проспектында урнашкан). Тагын бер дрон "Манһэттен" торак комплексына эләкте (ул Оренбур трактында урнашкан). Клара Цеткин урамындагы йортка исә бәреп төшерелгән дрон калдыклары килеп төште.
- Украина хәрби белгече Олег Жданов әгәр украин ягы җимереклекләр җитәрлек булмады дип тапса, һөҗүмнәр дәвам итәчәк, дип белдерде. "Татарстанда республиканың объектлары Украина өчен канунлы һәдәф булуы турында уйлана башларлар", диде ул.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум