Петербурдагы шәһәр мәхкәмәсе Смольный районы мәхкәмәсенә Алексей Навальныйның Уфадагы штабы җитәкчесе Лилия Чанышеваның Вконтактега шикаятен кабул итәргә кушкан. Бу хакта "Агора" хокук яклау оешмасы хәбәр итә. Оешма адвокаты активистның мәнфәгатьләрен яклый.
Моңа кадәр Петербурның Смольный мәхкәмәсе Чанышеваның шикаятен кире каккан иде.
Мәхкәмә әлеге карарны гариза дөрес төзелмәгән, ул процессуаль кодексның формаль таләпләренә җавап бирми дип аңлатты.
Былтыр 31 октябрь тапшырылган шикаятьтә Чанышева Вконтактедан рухи зыян өчен 100 мең сум күләмендә компенсация сораган иде. Активист социаль челтәр тәртип саклау оешмаларына үзенең шәхси мәгълүматын ачкан дип белдерде.
Полиция хезмәткәре "Полиция турында" һәм "Оператив-тикшерү эшчәнлеге турында" кануннарга сылтанып, Вконтакте социаль челтәреннән Лилия Чанышева сәхифәсенең ачылу вакытын, теркәлгәндәге шәхси мәгълүматын, IP-адресын сораган.
Активист Вконтакте вәкилләре канун бозган дип саный, чөнки социаль челтәрләр шәхси мәгълүматны җинаять эшен тикшерү кысаларында гына бирә ала дип белдерә.