Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нәҗип Нәккаш: "Гаяз Исхакый сүзләре бүген дә бик актуаль"


Нәҗип Нәккаш
Нәҗип Нәккаш

Танылган каллиграфия остасы Нәҗип Нәккаш Казанда ачылган "Традицияләр яңарышы" күргәзмәсендә Гаяз Исхакый сүзләре язылган шамаил әсәрен күрсәтте.

7 февраль Казанның Ислам мәдәнияте музеенда Тукай бүләге иясе, каллиграфия остасы​ Нәҗип Нәккаш һәм аның улы, рәссам Назыйм Исмәгыйлевнең "Традицияләр яңарышы" дип аталган күргәзмәсе ачылды.

Чара Кол Шәриф мәчете имамы Илфар Хәсәнов тарафыннан укылган Корьән аятьләре белән башланды.

Рәсми ачылыш тантанасында чыгыш ясаган Нәҗип Нәккаш "Татар милләтенең бөек шәхесләре" дигән яңа серияне башлавын әйтеп, пыялага эшләнгән яңа әсәрләрендә Габдулла Тукай, Шиһабетдин Мәрҗәни, Ризаэтдин Фәхретдин, Гаяз Исхакый кебек татарның бөек шәхесләренә урын бирүен әйтте.

Нәҗип Нәккаш: "Гаяз Исхакый сүзләре бүген дә актуаль"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:43 0:00

"Бу шәхесләрне мин тугралары, аларның әйткән сүзләре, алар тоткан юллар белән күрсәтергә телим. Болар гадәти генә шамаиллар түгел, шамаил-плакатлар булачак. Бу бер үк вакытта аларны пропагандалау коралы да булып тора", дип белдерде ул.

Без чит милләтләр тарафыннан йотылмаслык дәрәҗәдә көчле булырга тиеш. Әгәр шулай булып кала алсак, безнең бер милләт булып торуыбыз хәл ителгән. Әгәр шулай булып кала алмасак, безнең чит милләтләр үсеше өчен ашлама, тирес булуыбыз бик ихтимал
Гаяз Исхакый

"Менә яңа гына Гаяз Исхакыйга багышланган шамаилны эшләдем. Гаяз Исхакыйның туграсы бетон стелла кебек, нык булып тора. Ул милләтнең лидеры. Соңгы көннәренә кадәр милләт өчен, милләт кайгысы белән яшәгән шәхес. Патша Русиясендә дә эзәрлекләнгән, большевиклар килгәч тә эзәрлекләнгән. Аның язып калдырган сүзләре, пәйгамбәрләр сүзләре кебек, бүген дә актуаль яңгырый.

Гаяз Исхакый "Без чит милләтләр тарафыннан йотылмаслык дәрәҗәдә көчле булырга тиеш. Әгәр без шулай булып кала алсак, безнең бер милләт булып торуыбыз хәл ителгән. Әгәр без шулай булып кала алмасак, безнең чит милләтләрнең үсеше өчен бер ашлама, тирес булуыбыз бик ихтимал", дип язып калдырган.

Бу сүзләр бүгенге көндә дә бик актуаль яңгырый. Чөнки милләткә бүген төрле һөҗүмнәр ясала. Безнең милли мәгарифне бетерү инде планга килеп баскан. Бүген без шушы бөекләребезнең сүзләрен истә тотарга тиешбез.

Имам Илфар Хәсәнов Корьән аятьләрен укый
Имам Илфар Хәсәнов Корьән аятьләрен укый

Һәм Гаяз Исхакый әйтә, тартышудан гына табарсың үз хакыңны, ди. Чынлап та, безгә шушы әшәке сәясәткә каршы торырга кирәк. Милли мәктәпләребезне, милли телебезне сакларга кирәк.

Казаннан думага җибәрелгән депутатлар шикелле ләббәйкә дип кенә утырырга түгел, тартышырга кирәк

Казаннан Русия думасына сайлап җибәрелгән депутатлар шикелле, бер сүз дәшмичә, ләббәйкә дип кенә утырырга түгел, тартышырга кирәк. Бу - сугышу дигән сүз түгел. Ә канунлы рәвештә үзеңнең хокукларыңны яулау дигән сүз. Гаяз Исхакый бүген дә шушыны искәртеп тора. Мин шуны чагылдырырга теләдем", дип белдерде Нәккаш үз чыгышында.

Күргәзмә ачылышына килүчеләр
Күргәзмә ачылышына килүчеләр

Нәҗип Нәккаш сүзләренчә, "Татар милләтенең бөек шәхесләре" сериясе дәвам итәчәк. Алга таба Каюм Насыйри, Галимҗан Ибраһимов һәм башка шәхесләрнең пыяла шамаил-плакатлары эшләнәчәк.

Нәҗип Нәккашның 30 еллык иҗат юлына багышланган "Традицияләр яңарышы" күргәзмәсе Ислам мәдәнияте музеенда ярты ел буена эшләячәк.

XS
SM
MD
LG