Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бастрыкин Яшел Үзәндә тыл ветеранын йортыннан куып чыгару мәгълүматын тикшерергә кушты


Александр Бастрыкин
Александр Бастрыкин

Бастрыкин тикшерүчеләргә җирле хакимиятләрнең гамәлләренә хокукый бәя бирергә һәм Яшел Үзән халкының каза хәлендә булган йортлардан күченү програмы үтәлешенә зарларын өйрәнергә кушкан.

Тикшерүчеләр Яшел Үзәндә яшәүче тыл ветераны 92 яшьлек Мәрфуга Һадиеваны каза хәлендә дип танылган йортыннан чыгару мәгълүматын тикшерәчәк. Әлеге фәрманны Русия тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин биргән, диелә оешманың рәсми сайтында.

Бастрыкин тикшерүчеләргә җирле хакимиятләрнең гамәлләренә хокукый бәя бирергә һәм Яшел Үзән халкының каза хәлендә булган йортлардан күченү програмы үтәлешенә кагылышлы зарларын өйрәнергә кушкан.

Яшел Үзәндә гомер итүче, тиздән 93 яшен тутырачак Мәрфуга Һадиева яшәгән йортны җирле хакимият каза хәлендә дип таныды һәм аңа йорттан кая да булса китәргә кушты. Бу хәбәр күпләрне аптырашта калдырды. Халык йортларның каза хәлендә булуын раслаучы бәяләмәләр ялганга нигезләнгән, хакимияткә әлеге йортлар торган җир кирәк дип белдерә. Бу хакта Азатлыкка Мәрфуга әби үзе һәм аның күршеләре сөйләгән иде.

Интернетта Мәрфуга Һадиеваны яклап язылган петиция дә урнаштырылды. Аны 19 февраль иртәсенә 126 меңнән артык кеше имзалаган. Петицияне журналист Юлия Фәйзрахманова язган иде.

XS
SM
MD
LG