Accessibility links

Кайнар хәбәр

Касыйм шәһәрендә Сөембикә ханбикәгә һәйкәл куелачак 


Ханбикә Сөембикәне Мәскәүгә озату. Фиринат Халиков рәсеме
Ханбикә Сөембикәне Мәскәүгә озату. Фиринат Халиков рәсеме

Ханбикәгә һәйкәл озакламый шәһәр мәчете янында урнаштырылачак.

Рязань өлкәсенең Касыйм шәһәрендә Сөембикә ханбикәгә һәйкәл ачылачак. Бу турыда Татарстанның Мәскәүдәге вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин белән очрашуы вакытында Касыйм шәһәре башлыгының икътисад һәм финанс өчен җаваплы урынбасары вазифаларын башкаручы Ирина Ганина белдерде диелә Мәскәүдәге вәкиллекнең матбугат үзәге хәбәрендә. Ганина сүзләренчә, Казанның соңгы ханбикәсе Сөембикә үзенең ахыргы көннәрен Касыймда уздырган һәм шушында күмелгән дә. Шуңа күрә озакламый шәһәрдәге мәчет янында ханбикәгә һәйкәл ачылачак.

Мәскәүдә узган очрашу вакытында ике төбәк вәкиле Татарстан белән Касыйм шәһәре арасында хезмәттәшлек хакында сөйләште. Очрашуда Татарстанның һәм Касыйм шәһәренең сәүдә һәм иктисад өлкәсендә хезмәттәшлек мөмкинлекләрен барладылар. Касыйм шәһәре хакимияте вәкилләре, республика белән төрле өлкәләрдә хезмәттәшлек итү максатыннан, Татарстан шәһәрләренең берсе белән кардәшлек мөнәсәбәтләре урнаштырырга да теләүләрен белдерде.

Очрашуда катнашучылар фикеренчә, Касыйм шәһәре белән хезмәттәшлекне беренче чиратта туризм өлкәсеннән башлап җибәреп булыр иде.

XS
SM
MD
LG