Accessibility links

Кайнар хәбәр

ВКонтакте "Путин кабере" фотоларын челтәрдән ала


Чаллыда "Путин кабере"
Чаллыда "Путин кабере"

Вконтактеда әлеге фотога карата бик күп зарланулар килүе турында белдергәннәр, бу фотолар кешеләрне ялгыш фикер йөртүгә этәрә дип саныйлар.

Вконтакте социаль челтәре Чаллыда "Бессрочный протест" активистлары урнаштырган "Путин кабере" фотоларын алып ташлый. Вконтакте аларны "танылган кешенең уйлап чыгарылган үлеме турында ялган язма" һәм гадәттән тыш хәлләр турындагы фиктив хәбәр дип саныйлар. Бу хакта Медуза яза.

Вконтакте матбугат үзәгендә фотоларга карата бик күп зарланулар килүе турында белдергәннәр һәм кешеләрнең "ялгыштыручы язмаларны сирәгрәк күрергә теләүләрен" аңлыйбыз дигәннәр.

10 мартта Чаллының тикшерү комитеты янында Русия президенты Владимир Путин кабере итеп ясалган инсталляция урнаштырылды. Әлеге чараны оештыруда шикләнелүче активист Кәрим Ямадаев тоткарланды.

XS
SM
MD
LG