Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТНВ манкортлаша, ТНВ-Планета – үги бала хәлендә


ТНВ каналының "Яңалыклар" тапшыруы
ТНВ каналының "Яңалыклар" тапшыруы

Татар телевидениесе җырлата, биетә, нигездә күңел ачуга корылган. Мәгълүмати тапшырулар исә хакимиятне хуплый һәм социаль мәсьәләләрдән ары китә алмый.

ТНВда ("Яңа Гасыр") прайм-таймда татарча тапшырулар кими. Татар телендәге програмнар 40 процентка калган көннәр бар. Аның урынына урыс телендә җинаять, социаль мәсьәләләргә багышланган тапшырулар бара. Татар телевидениесе бүген ни хәлдә?

Бүген татарның берничә телевидение каналы бар. Дәүләт акчасына яшәүче ТНВ, ТНВ-Планета, Шаян ТВ, Татарстан-24, Мәйдан, Хозур-ТВ каналлары. Шулай ук ТМТВ, "Туган тел" хосуси каналлары да бар. Музыкаль телевидениенең максаты аңлашыла. Ул күңел ачуга корылган. Ә менә мәгълүмати тапшырулар ясаучы ТНВ, ТНВ-Планета, Татарстан-24 каналлары халыкка бары хакимиятне хуплаган материаллар гына тәкъдим итә. Азатлык елның бер көнен алып (8 февраль) тапшыруларга кыскача күзәтү ясады.

Татар телевидениесе бүген нинди?
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:09 0:00

Прайм-тайм: ТНВ урыслаша

Прайм-тайм телевидениедә иң кыйммәтле эфир вакыты санала. Бу вакытта реклам хаклары да бермә-бер арта. Гадәттә прайм-тайм дип 19:00–22:00 сәгать аралыгы күздә тотыла.

ТНВ бу вакытта үзенең татар тапшыруларын күбрәк күрсәтү мөмкинлегенә ия булса да, татар програмнары киресенчә кими башлый. Мәсәлән, 8 февральдә шушы өч сәгать аралыгында бер тапкыр “Татарстан хәбәрләре”, ике тапкыр “Новости Татарстана”, җинаятьләр һәм юл һәлакәтләре турында сөйләүче “Вызов 112”, “Таяну ноктасы” ток-шоуын, “Күчтәнәч” тапшыруын, “Болгар радиосы”ның ярты сәгатьлек концертын күрсәттеләр. Иң кыйммәтле эфир вакытында бу юлы 50гә 50 принцибы белән татарча һәм урысча тапшырулар тигез күрсәтелде. Ләкин ике телнең тигезлеге һәр көнне дә сакланмый. Мәсәлән, 24 гыйнварда прайм-таймның 1 сәгать 45 минуты урысча, 1 сәгать 15 минуты татарча булды. Татар тапшыруларын күбрәк кешеләр карый алган вакытта ТНВ "Гонка с преследованием" сериалын күрсәтте.

"Таяну ноктасы" тапшыруы инде күптән сөйләнгән үзмәшгульләр салымына багышланды.

Яңалыклар: Русиягә дан, татарлыкка ахыр урын

ТНВның төп тапшыруы булган “Татарстан хәбәрләре” белән “Новости Татарстана”, ТНВ-Планетадагы “Яңалыклар” һәм Татарстан-24 каналының хәбәрләр програмнарына игътибар итик.

8 февраль – Русиядә фән көне буларак билгеләп үтелде. Бу уңайдан, Рөстәм Миңнеханов фән эшлеклеләре белән очраша. Әлеге вакыйганы яктырткан “Татарстан хәбәрләре” хәбәрчеләре милли кадрлар мәсьәләсенә бары бер җөмлә белән генә тукталды. Тамашачылар өчен урман хуҗалыгы федераль агентлыгының җитәкчесе килүе, фән эшлеклеләренә дәүләт бүләкләре тапшырулары кебек рәсми хәбәрләр тәкъдим ителде. Шулай ук Түбән Камада көпчәк заводының беренче җитәкчесе Николай Зеленов вафат булуы турында саллы язма, Росгвардия оркестрының тамаша күрсәтүе турында сөйләделәр. Тулысы белән диярлек рәсми һәм социаль темалардан гына торган чыгарылыш ахырында гына татарга кагылышлы бер хәбәр булды. Казанда татар теле олимпиадасында катнашкан Төмән укучылары турында сөйләделәр.

Шушы ук хәбәрләр “Новости Татарстана”да да чыкты. Бер генә аерма – татарга кагылышлы бер мәсьәлә дә күтәрелмәде. Аның каравы, Әфган сугышында катнашучылар, Росгвардиядән хозурланган хәбәрләр зурлап күрсәтелде. Гомумән, урысча яңалыкларны караганнан соң, тамашачы Татарстан кебек милли республикада яшәвен онытырга мәҗбүр була. Провинциаль дәрәҗәдә хәбәрләр күрсәтеп Русия патриотлыгына дан җырлана.

Дөньяга сибелеп яшәүче татарлар өчен булдырылган ТНВ-Планетаның "Яңалыклар"ы да артык аерылмый. Тәкъдим ителгән җиде хәбәрнең алтысы ТНВдагы "Татарстан хәбәрләре"ннән алынган булуы ачыкланды. Соңгы материал гына татарга кагылышлы иде.

Урыс телендә генә сөйләүче Татарстан-24 каналы, рәсми хәбәрләрдән тыш, районнардагы җирле телеканалларның репортажларын да куллана. Питрәчтә халык җыены узуы, Тукай һәм Чистайдагы җирле мәсьәләләр, лифтларның ни дәрәҗәдә төзек булуы турында язмалар дөнья күрде.

Әйтергә кирәк, бер каналда да сәяси мәсьәләләр күтәрелмәде. "Таяну ноктасы" ток-шоуында да бары үзмәшгульләргә салым кертү турында гына сөйләделәр. "Татарлар" тапшыруында Шаян-ТВ каналының башкарма мөдире Рамилә Сәхабетдинова белән әңгәмә кордылар.

ТНВ-Планета яңалыклары кем өчен?

ТНВ Планета бөтен дөньяга сибелеп яшәүче татарлар өчен булдырылган канал. Ләкин аның "Яңалыклар" тапшыруы татарлар өчен әзерләнәме?

"Яңалыклар" һәр өч сәгать саен хәбәрләр биреп бара. Көндезге 12дә чыккан тапшыру Татарстан премьер-министры Алексей Песошинның Алабугада киңәшмә уздыруы, Чаллыда резин көпчәкләрдән тау барлыкка килүе, Казан мэры Илсур Метшинның "Салават күпере" торак комплексына килүе, Татарстанда фән эшлеклеләренә бүләк бирүләре, спорт яңалыклары турында видеоязмалар белән тулган иде. Бу вакыйгаларның берсе дә Татарстаннан читтә яшәүче татарлар өчен түгел. Бары ахырда гына Свердлау өлкәсендә якшәмбе мәктәбе һәм Казакъстанда җырчы Илһам Шакировны искә алу хакындагы сюжетлар күрсәтелде. Шушы ике хәбәр генә каналның миссиясенә туры килә дип әйтергә мөмкин. Ә калган хәбәрләр рәсми вакыйгалар һәм социаль темалар белән тулган. Шуны истә тотарга кирәк, татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдә ТНВның дистәгә якын хәбәрчеләр бүлекчәсе эшләп килә. Ләкин читтәге милләттәшләр проблемнары турында сөйләр урынга Чаллыдагы көпчәкләрне күрсәтәләр.

Шундый ук хәл көндезге сәгать өчтә чыккан "Яңалыклар" тапшыруында да күзәтелде. Монда биш хәбәрнең берсе генә милли мәсьәләгә – Удмуртиядә татар мәдәнияте үзәге ачылуга кагылды. Калганы – Түбән Кама көпчәк заводының беренче җитәкчесе Николай Зеленовның вафат булуы, Дәүләт шурасында бакчачылык мәсьәләсен күтәрү кебек рәсми хәбәрләр. Халык иң күп карый торган вакыт – кичке 6дагы "Яңалыклар" тапшыруы да милли төсмерсез булды. Көндез күтәрелгән мәсьәләләр тагын үзәккә чыкты.

Шунысын да искәртергә кирәк, "Яңалыклар" тапшыруының көндезге чыгарылышларында төп хәбәрләр үткән көн вакыйгалары турында булды. Песошинның Алабугага баруы да, Казан мэрының "Салават күпере"нә килүе дә, бакчачылык мәсьәләсе дә – 7 февральдә булган вакыйгаларга карый.

Ике ТНВ: манкорт ана белән үги бала кебек

ТНВ белән ТНВ-Планета каналларын чагыштырып карыйк. Иң элек яңалыклар хезмәтенә тукталсаң, ТНВдагы “Татарстан хәбәрләре” белән ТНВ-Планетадагы “Яңалыклар” програмы бер-берсеннән аерылмавын әйттек инде. Иртәнге програмнарга килсәк, ике каналда да бер үк вакытта “Манзара” тапшыруы күрсәтелде. Телевизор караучыга кайсы ТНВны каравын аңлавы кыен.

Гомумән алсаң, ТНВ-Планетаның үз мөстәкыйль контенты юк. Тәкъдим ителгән барлык тапшырулар да элегрәк ТНВда күрсәтелгән булып чыкты. Элекке концертлар, 2000нче еллар уртасында эфирга чыккан “Яшәсен театр”, спектакльләрнең видеоязмаларына кадәр кабатлана. Яңа татар тапшырулары да иң элек ТНВда күрсәтелә, аннан гына ТНВ-Планетага күчә. Татарча гына эшләүче телеканал иске тапшыруларны күрсәтүче архив җыелмасын хәтерләтә. Үги бала хәлендә булып чыга.

XS
SM
MD
LG