Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТНВ тапшыруларының бизәлешенә ике караш


"Татарстан хәбәрләре" тапшыруы башланганда яңа график дизайн
"Татарстан хәбәрләре" тапшыруы башланганда яңа график дизайн

Белгечләр "Яңа гасыр" телерадио ширкәтендә әзерләнгән тапшыруларда модадан чыга башлаган график дизайн кулланылганлыгын белдерә. Азатлык аларның 8 тапшыруга бәяләмәсен тәкъдим итә.

"Яңа гасыр" (ТНВ) телерадиоширкәтендә әзерләнгән телетапшыруларга карата әледән-әле төрле фикерләр белдерелә. Соңгыларыннан берсе – change.org-та мәскәүле Рушан Тимербаев тапшыруларны яхшырту өчен җитәкчелекне алыштырырга кирәк дигән тәкъдим белән чыккан иде. Тимербаев республиканың йөзе булган каналда студияләрнең ярлы дизайнын, бер тапшырудан икенчесенә күчүче декорацияләрне, динамик проектларның булмавын тәнкыйтьләде.

Тапшыруларда татар милләте алдында торган җитди проблемнарның күтәрелмәве, җыр-биюле язмаларның күплегенә карата Азатлыкта да белгечләр әледән-әле фикер белдерә килә.

"Переведи! Татарча өйрәнәбез"
"Переведи! Татарча өйрәнәбез"

Тәнкыйть сүзләрен ТНВда эшләүче журналистларның үз авызларыннан да ишетергә туры килә. Алар Мәдинә Тимерҗанова компания җитәкчесенең мәгълүмати тапшырулар урынбасары булып килгәч үзе баккан тапшыруларның дизайнын үзгәртеп Русия әләме төсләрен кертүгә ризасызлык та белдерде.

Азатлык ТНВ тапшыруларының бизәлешенә карата ике фикер тәкъдим итә. Ноябрь аенда эфирга чыккан һәм ТНВ сайтына куелган 8 тапшыру очраклы сайлап алынды һәм бизәлешен (дизайнын) бәяләү өчен ике шәхескә тәкъдим ителде. Аларның берсе – Ратмир Ахияров Татарстаннан, икенчесе – Амик Майлян Әрмәнстаннан.

Ратмир Ахияров
Ратмир Ахияров

Ахияров – китап басу, полиграфия өлкәсендә дизайнер. Ул: "Үземне телевидениедә дизайнер дип санамыйм, ТНВ тапшыруларын гади телевизор караучы буларак кына бәялим", дип белдерде.

Майлян – TV дизайн белгече, аңа 39 яшь. Швейцариядә телевидение дизайны уку йортын тәмамлый. Бүген төрле проектларда катнаша. Телевидениедә генә түгел, ә башка өлкәләрдә дә дизайн белән шөгыльләнә.

Амик Майлян
Амик Майлян

"Новости", 21 ноябрь

Ахияров: Тапшыруны башлап җибәрү (заставка) ярарлык, яңалыклар стилендә эшләнгән, игътибарны җәлеп итә, әмма мөмкинлеккә чикләр юклыгын да онытмыйча Европадагы һәм Русиядәге билгеле каналларның яңалыклар тапшыруларының тәҗрибәләрен куллансалар иде. Студия гади район үзәгендәге кунакханәнең кабул итү бүлмәсен хәтерләтә, диварда эленеп торган плазма мониторлар моннан 10 ел элек актуаль иде кебек.

Майлян: Тапшыруны башлап җибәрүдә яшел төс бик күп, ул төп өлешне тәшкил иткән кебек. Әмма аннан соң без аны студиядә дә һәм шулай ук күчешләрдә дә (перебивка) күрмибез. Бу күпмедер дәрәҗәдә кытыршылык тудыра. Шәхси фикерем: тапшыруны башлап җибәргәндә чуарлык һәм табигый булмаган төсләр яңалыкларга төс түгел. Әлеге бизәлешнең яңалыкларны кабул итүгә дә тәэсире бар.

"7 дней", 20 ноябрь

"7 дней"
"7 дней"

Ахияров: Тапшыру миңа бөтен яктан да ошый, "афәрин" диясе генә кала. Тапшыруны башлау да, студия бизәлеше дә югары дәрәҗәдә. Логотип – супер! Алып баручылар һәм автор-журналистларның һөнәри иләктән иләнеп, сайлап алынганлыгы күренеп тора, Әминов һәм Любимов яңалыкларны телевизор караучыларга кызык итеп һәм җиренә җиткереп ирештерә беләләр. Очраклы бу тапшыруга килеп эләгүчеләр дә аны ахырына кадәр карап бетерәчәк.

Майлян: Тапшыруны башлап җибәрү күңелгә ятышлы, пирамида кызыклы кулланылган. Студиядә дә пирамида белән бәйләнештә кызыклы чишелешләр күрәсе килә. Тапшыруны башлау белән студияне чагыштырганда, студия бөтенләй башка програмнан кебек.

"Переведи! Татарча өйрәнәбез", 16 ноябрь

Ахияров: Тапшыру башлангандагы заставка, беренче карашка, сыйфатлы, кәттә күренсә дә, гомумән алганда тапшыруның эчтәлеген ачмый. Тапшыруның логотибы – начар. Моңа ике сәбәп булырга мөмкин дип уйлыйм. Йә тапшыруны бик ашыгып эфирга чыгарганнар, йә ТНВда, Татарстанда да дизайнерларга кытлык. Хәтта логотип ясаучы да юк. Тапшыруны алып баручының стиле һәм үз-үзен тотышы миңа ошый, укымышлы икәне күренеп тора. Тапшыруда экранга чыга торган язмалар күңел кайтаргыч, начар укыла. Шрифт өчен төсләр дә, кыса да һәм фон да – барсы да уңышсыз.

Майлян: Күңел ачу тапшыруы өчен башлап җибәрүне уңышсыз димәс идем. Экрандагы графика "Кемнең миллионер буласы килә?"не ("Кто хочет стать миллинером?") кирәгеннән артык искә төшереп тора.

"Татарлар", 18 ноябрь

"Татарлар"
"Татарлар"

Ахияров: Бу тапшыру Флера Абдуллина алып барганда күбрәк ошый иде. Тапшыруны башлап җибәрү матур булса да, дизайнерлык ягыннан караганда, эчтәлеген ачмый, географиягә багышланган диярсең, дөнья фонында бер глобус очып йөргән кебек. "Татарлар" дип язылган логотибын, гомумән алганда, нормаль дип әйтеп була. Алып баручысы сүлпән, татарларга хас күтәренке рух юк.

Студиянең бизәлеше дә фәкыйрь стильдә, яңалыклар тапшыруы студиясен хәтерләтә. Шул ук күкәй, әмма башка яктан гына... Татарча язуларда орфографик хаталар булмасын иде дип телисе килә. Әңгәмәче астына "Голнара Салахова" дип язып куйганнар. Мондый мисаллар бүтән тапшыруларда да гел очрап тора диярлек.

Майлян: Тапшыруны башлап җибәрү өлеше (заставка) кирәгеннән артык озын, кабатлаулар күп һәм шуңа күрә тиз туйдыра.

"Яшьләр тукталышы", 20 ноябрь

Ахияров: Элекке графитти стилендә ясалган логотип уңышлырак шикелле иде, нишләптер соңгы тапшыруларда ул шыксыз гади логотип белән алыштырылган. Башлап җибәргәндә музыкаль бизәлеш дәртле булса да, график видеоряд бик йомшак һәм тапшыруның эчтәлеген ачып салмый, карарга теләк тә уятмый. Алып баручылар – матурлар, шәпләр, әйбәт алып баралар.

Майлян: Башлап җибәрү өлеше (заставка) бик яхшы, вак детальләр генә җитеп бетми, алар да булса тирәнрәк кабул итүгә этәргеч бирер иде.

"Тамчы шоу", 18 ноябрь

"Тамчы шоу"
"Тамчы шоу"

Ахияров: Башлап җибәрү дә, музыкаль бизәлеш тә, график видеотезмә дә – бар да урынлы. Логотип күнегелгән булса да, график яктан бик уңышлы түгел. "Тайд" кер порошогы турында кебек хис калдыра, бик йомшак ясалган. Студия бизәлеше әйбәт, эчтәлекле мохит тудырылган, тапшыру стиленә туры килә. Экранда вакыт-вакыт күренгән биремнәр начар укыла, хәрефләрнең төсе арттагы фонга кушыла. Бу текстларга күптән инде дизайнер кулы тимәгәнлеге күренеп тора. Миңа алып баручыларның үз-үзен тотышы, стиле, киеме дә ошый.

Майлян: Гафу итегез, башлап җибәрү өлешендәге күренешләрнең сыйфаты да, үзгәреш динамикасы да, лого да – барсы да начар. Бәлки, бу башлап җибәрү өлеше әллә кайчан ук эшләнгәндер.

"Поем и учим татарский", 15 ноябрь

Ахияров: Тапшыруны башлау өлеше дә, андагы музыка да матур. Логотип беренче карашка тәти һәм матур күренсә дә, балалар күңеленә үтәрлек итеп ясалмаган. Шрифт та балаларга туры килми, хәтта аны салават күпере төсләренә буяу да коткармаган. Студия бизәлеше нормаль сыман күренә. Нинди генә тапшыру булмасын, әгәр анда балалар катнаша икән, коры диварлар янында да алар төрле чараны матур итеп күрсәтә, тартып чыгара ала.

Майлян: Фикерләрем "Тамчы шоу"га булган кебек.

"Адымнар", 19 ноябрь

"Адымнар"
"Адымнар"

Ахияров: Тапшыруны башлап җибәрү өлеше (заставка), гомумән алганда, нормаль, аудио һәм видео рәтләр дә әйбәт кенә, темага туры килә. Баштарак логотип (тапшыруның исеме) күренеп ала. Анда "адымнар" яшел төстә, ә аның астындагы язу кызыл төстә. Татарстан әләме төсләре сакланган. Әмма берничә секундтан соң төсләр үзгәрә. "Адымнар" язуы кызылга, астагы язу яшелгә әйләнә. Минемчә, монда Татарстан дәүләт әләме төсләрендәге тәртип бозыла.

Инде студияне бизәү, дизайнга килсәк, студияләр җитешмәү, әллә инде дизайнерлар булмау ярылып ята. Бюджет кысан булумы, әллә кризис сәбәплеме – билгесез. Шул ук фәкыйрьлек фонында "Яңалыклар" да, шул ук фонда "Адымнар" да төшерелә. Әгәр без бөтен тапшыруларны да бер-бер артлы игътибар белән карасак, бу студиядә тагын бер-ике тапшыру төшерелгәнне күрәбез.

Тапшыруны алып баручы турында бары тик уңай фикер генә әйтәсем килә. Тапшыру кератив яктан да, яңалыкларны тамашачы хозурына җиткерү ягыннан да миңа ошый.

Майлян: Башлап җибәрү бик сыйфатлы, 3D бигрәк тә заманча күренә. Күчешләр вакытында әйләндереп ала торган тасмаларның нигә кирәклеге генә аңлашылмый. Башлап җибәргәндә булган диагональ чишелешне, ягъни бу элементны эчтәлеккә тагын да туры килә торганрак итеп эшләп була. Һәм инде тагын башлап җибәрү белән студиядәге бәйләнеш җитешми. Бу төсләрдә дә һәм формада да чагыла.

* * *

Йомгак

Ахияров: Ничек кенә мактансак та, әле безгә үсәсе дә, үсәсе. Безгә әле ТВ-Культура һәм башка үзәк каналларга җитү ай-хай ерак. ТВ-Культура һәм НТВда үзләренең дизайн студияләре эшләп килә һәм алар искиткеч яхшы дизайнлы тауар (тапшырулар логотиплары, видео-заставкалар, студияләр һәм тапшырулар бизәлеше) тәкъдим итә. Мин үзем ТВ-Культурадагы заставкаларны бик мөккәмәл дип саныйм, аларның һава торышын тәкъдим итүләрен генә карагыз әле. Безнең "Яңа гасыр"да мондый мисаллар барлыгына шикләнәм. Әгәр тапшырулар, студияләр бизәлешен җентекләсәк, бу ширкәттә дизайнерлар булу шик астында кала.

Майлян: Тапшыруларның гомум графикасына килгәндә – кирәгеннән артык чиста һәм табигый булмаган (нефотореалистичный) 3D кулланыла, бу модадан беркадәр чыкты инде.

XS
SM
MD
LG