"Кабер ташында" дәүләт башлыгының туган елы һәм сызыкча аша 2019-нчы ел язылган. Астарак "Русия халкына хыянәт итте" диелгән.
Тактаны беренчеләрдән булып Петербур журналисты Давид Фрэнкль фотога төшергән. Твиттерга элгәндә ул аны кем урнаштырганын белмим дип язган иде. Берәр сәгатьтән "Агит Россия" хәрәкәте инсталяцияне аларның активистлары куйды дип хәбәр итте.
"Моның белән ни әйтергә теләдек: халыкка каршы кануннар кабул итүе, даими алдашуы һәм начар идарә итүе өчен Путин Русия ватандашлары өчен үлде", диелә "Агит Россия" язмасында.
Активистлар элегрәк Мәскәү һәм Чаллыда уздырылган чарадан эстафетаны кабул итүләрен искәртә. Әлеге шәһәрләрдә март аенда моңа охшаш "кабер ташлары" барлыкка килгән иде. Аларның фотоларын да хәрәкәт Твиттерга элде.
Чаллыда "Путин кабере" урнаштыруда шикләнелеп тоткарланган Кәрим Ямадаев 28 тәүлеккә сак астына алынды. Ул административ хокук бозулар кодексының митинглар оештыру яки уздыру тәртибен кабат бозу маддәсе нигезендә гаепле дип табылды. "Путин кабере" инсталяциясен алып килергә ярдәм итүчегә килештерелмәгән митинг оештыру маддәсе нигезендә алты тәүлеккә иректән мәхрүм итү җәзасы билгеләнде.
Вконтакте социаль челтәре "Путин кабере" белән бәйле фотоларны һәм язмаларны алып ташлый дип тә хәбәр ителде.