Пензада хакимиятнең мөселманнар эшләренә тыкшынуына каршы ачлык тотучы дүрт кешенең берсе ачлык тотуын туктаткан. Бу хакта Азатлыкка юрист Ирек Биккинин хәбәр итте.
"Индерка имамы Рушан Сайганов ачлык тотуны туктатты, чөнки 7 апрельдә ул Индерка авылында Идел буе мөселманнары арасында волейбол уены үткәрә. Ул оештыручы булудан тыш, Индерка авылы такымы капитаны да", диде ул.
Равил Гайнетдин җитәкләгән Русия мөфтиләр шурасыннан чыгып Асиат Уразаевның Пенза өлкәсе Русия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәтенә керү турындагы җыелыштан соң, башта ике имам ачлык тотуга кереште. Соңрак аларга тагын ике имам кушылды.
Имамнар аларның таләбе үтәлмәгән очракта, өлкәдәге мөселманнар митингка чыгарга җыенуын әйтә.