"Әкият" театры Мәскәү курчак театры сәхнәсендә дүрт тамаша куячак: олылар өчен "Ханума" спектакле, балалар өчен "Дюймовочка", "Хаврошечка" һәм "Гуси-лебеди". "Ханума" спектакле грузин әсәренә нигезләнеп язылган, аны күп театрлар күп тапкырлар куйды, шул ук урыс театрлары да. "Гуси-лебеди" – урыс халык әкияте, "Дюймовочка" – Дания балалар әдәбияты классикасы, "Хаврошечка" шулай ук урыс халык әкияте. "Гуси-лебеди" һәм "Хаврошечка" спектакльләрен "Әкият" Мәскәүдә икешәр тапкыр күрсәтәчәк, шулай итеп, өч көндә татар театры башкалада алты тамаша куя.
"Әкият" Мәскәүгә алып бара торган дүрт спектакль арасынды бер генә татар телле спектакль дә юк. Тамашаларның барысы да театрның урыс телле репертуарыннан алынган. Театрның баш режиссеры Илдус Зиннуров Азатлыкның "Ни өчен татар спектакле алып бармыйсыз?" дигән соравына "бездән тормый" дип җавап бирде. "Алар нәрсә сорады – шуны алып барабыз. Без аларга репертуар бирдек, димәк, татар тамашачысын оештыра алмыйлар. Алардан сорарга кирәк, нигә татарча спектакль алып килүне сорамадыгыз дип. Әгәр дә сорасалар, алып барабыз, әлбәттә", диде ул.
"Мәскәүдә яшь татар гаиләләре күп, алар балаларын татар тамашасына алып килергә теләкләрен белдерәләр", дигән сүзгә Зиннуров: "Менә театрга мөрәҗәгать итегез, нигә татар спектакльләре алып килергә кушмадыгыз дип", дигән җавабын кабатлады.
Мәскәү курчак театры баш администраторы Юрий Макриди Азатлыкка әйтүенчә, гастроль өчен спектакльләрне "Әкият" театры үзе сайлап тәкъдим иткән. "Монда спектакльне алып килгәндә нинди чыгымнар булуыннан да тора, бәлки татарча спектакльнең декорацияләрен алып килү артык кыйбатка төшәдер, – диде Макриди. – Алар безгә спектакльләр тәкъдим иттеләр, ә без тәкъдим ителгәннәрдән сайладык. Карадык, бу спектакльләргә кеше киләчәк дип үз өстебезгә җаваплылык алдык".
Мәскәү театры вәкиле әйтүенчә, милли төбәкләрдән килгән милли спектакльләр театр өчен дә, тамашачы өчен дә кызык. Узган елда Бурятия курчак театры бурят эпосы нигезендә үз туган телләрендә бара торган спектакль алып килгән һәм аны тамашачы кызыксынып караган.
"Зал яхшы гына тулды. Бу спектакльне бурятлар яки аларның мәдәнияте белән бәйле кешеләр генә карады димәс идем, гомумән мәдәният белән кызыксынучылар килде. Спектакль бурят телендә барса да, бу тамашачыга бер дә комачауламады", дип сөйләде Макриди.
"Мәскәүдә татар баласы өчен татарча бер әйбер дә юк"
Азатлык Мәскәүдә яшәүче яшь әти-әниләр белән дә сөйләште.
Ләйсән Җәмдиханова, 4, 5 һәм 10 яшьлек балалар әнисе, Мәскәүдә узган "Бала фест" чарасын оештыручы:
"Урыс спектакленә татарлардан кеше аз килер дип уйлыйм мин. Без балалар белән театрларга еш йөрибез, урысча театрлар монда да бар. Урыс театрлар Мәскәүнең һәр районында бар. Бушлай барырга да була. Минем үземә, мәсәлән, күп балалы ана буларак, еш кына театрларга бушка билетлар бирәләр. Без шактый еш йөрибез. Театрның Казаннан килүе артык яңалык булмаячак, ә менә татарча спектакль булса, әлбәттә, аңа барыр идек.
Балалар өчен татар телле, татар мохитле чаралар монда җитми
Без "Бала фест" уздырганда аны ике телдә иттек – урысча да, татарча да сөйләштек. Аннары әниләр "күбрәк татарча сөйләшү яңгырасын иде" дигән теләк белдерделәр. Балалар өчен татар телле, татар мохитле чаралар монда җитми. Быел безнең чарага 120 бала җыелды. Бу бит тулы бер зал, спектакльгә җыясы булса. Мин уйлыйм, киләсе фестка тагын да күбрәк кеше җыелыр. Без моны үстерергә бик тә телибез, чөнки моның кирәк булуын сиздек. Безнең кеше сыймады хәтта, кайберәүләр китеп тә барды. Моңа ихтыяҗ бар. Мәскәүдә татар балалары өчен бөтенләй бер әйбер дә юк! Мин үзем күп балалы ханым, безнең такымда шулай ук күп балалы ханымнар. Тел, әлбәттә, бетә бара, әммә мәдәниятне саклап кала алсак иде – балаларның теле урысныкы булса да, үзаңнары татарныкы булса иде".
Зөһрә Фатыйхова, юрист, 2 һәм 5 яшьлек ике бала әнисе:
"Мин Instagram-да "Әкият" театрының үзенә дә, татарча спектакльләрегез юкмы, русчаны без монда да карый алабыз, дип язган идем. Алар минем комментарларны җавап бирмичә сөртеп атканнар. Ниндидер дәгъва белдереп түгел, сорау рәвешендә генә язган идем.
Быел Камал театры да балалар өчен спектакль алып килмәде
Без татарча театрлар килгәндә бөтенесенә дә йөрергә тырышабыз. Быел Камал театры да балалар өчен спектакль алып килмәде, без балалар спектакле булыр дип уйлаган идек. Балаларыбызны зурлар спектакьләренең берсенә алып бардык, шактый тыныч утырдылар.
Мин татар спектаклләренә ихтыяҗ юк дип әйтмәс идем. Мин һичшиксез барыр идем, минем иптәш кызым бар, ул да ике баласы белән барыр иде. Мәскәүдә татарча белүче балалар күп түгел инде, тик бер спектакль өчен җыеп булыр иде.
Мәскәүдә балалар өчен татарча бер әйбер дә юк. Без балаларны атнасына бер тапкыр татар теле дәресләренә йөртәбез, әмма ул гына аз. Өйдә татарча сөйләшергә тырышабыз, тик мохит урысча булгач, урысчага кереп китәләр. Татар концертларына алып барабыз инде.
Татарча спектакль булмас микән, дип "Әкият" театрын гел сагалап торабыз, тик бер дә эләгеп булмый
Казанга да еш кайтабыз, татарча спектакль булмас микән, дип "Әкият" театрын гел сагалап торабыз, тик бер дә эләгеп булмый. Спектакль булса да, билет алып булмый, билетлар беткән була. Ихтыяҗ юк дип әйтәләр, ә билет юк. Берничә тапкыр шулай туры килгәнебез бар. Йә спектакль юк, йә билет юк. Кариев театрына бардык, аларныкы ошады".
Рамил Нәҗметдинов, яшь галим, 1 һәм 5 яшьлек ике бала атасы:
"Без улым Илһам белән театрга еш йорибез. "Әкиятнең" бөтен спектакльләре дә урысча булгач, нәрсәгә киләләр алайса? Килеп тә тормасыннар. Татарча булса, әлбәттә, барыр идек.
Быел Казанның Камал театры да балалар өчен бер тамаша да китермәде. Мин ул гастрольне бик көттем. Мәскәүдәге ике ел элек узган гастрольгә алар балалар спектакле алып килгән иде, Илһамга ул вакытта ике генә яшь иде, әмма ул бик кызыксынып карады. Быел китермәделәр. Курчак театры татар телендә булса, барыр идек, урысча гына булгач, барып та тормыйбыз, андый куелышлар Мәскәүнең үзендә дә җитәрлек.
"Әкият" театры татарча тамаша эшләргә теләмиме?
Узган ел ахырында "Әкият" театры Яңа ел тамашаларын татарча уздырмаганга тавыш чыккан иде инде. Ул вакытта "Татар ата-аналары" төркеме Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова исеменә театрда татар тамашалары булмауга зарланып ачык хат белән чыккан иде. Анда балалар өчен Яңа ел алды һәм кышкы каникул вакытында татар телендә тамашалар булмавы турында әйтелгән иде. "Дәүләт акчасына яшәгән театрда тамашалар ике дәүләт телендә дә тигез күләмдә булырга тиеш" дип язган иде ата-аналар. Мәдәният министрына барып җиткәч, театрның Яңа ел афишасында татар телендә берничә тамаша барлыкка килде. Мәдәният министры үз фәрманы белән "Әкият" курчак театрына татарча чыршы бәйрәмнәре уздырырга кушты. Театрда ашыгыч рәвештә әзерлек эшләре башлады. Әмма нәтиҗәдә барыбер "Әкият" театрында узган 81 чыршы бәйрәменең бары өчесе генә татарча булды. Театрның баш идарәчесе Эльмира Миңнегарипова моны ихтыяҗ булмау белән аңлаткан иде.
Азатлык "Әкият" театры сайтында урнаштырылган апрель һәм май айлары афишаларын карап чыкты. Дүрт ай эчендә берни дә үзгәрмәгән. Мәкалә язылган вакытка апрель аена бары тик ике татар тамашасы билгеләнгән: "Сертотмас үрдәк" (11 апрель) һәм "Кәҗә белән сарык" (27 апрель). Әлеге тамашаларга билетлар юк диелгән сайтта. Май аенда да татар телендә бары дүрт кенә тамаша каралган: "И, кызык Шүрәле!" (1 май), "Камыр Батыр" (4 май), "Су анасы" (18 май) һәм "Мактанчык әтәч" (26 май). Аларга да билетлар инде сатылып беткән диярлек.
Быел гыйнвар аенда Казанга гастрольгә килгән "Нур" татар театрына бердәнбер балалар тамашасын урысча куюга тәнкыйть белдерелгәннән соң, театр татар телендә өстәмә спектакль алып килгән иде. Тик аны бөтен теләгән балалар да карый алмады. Спектакльне хәйрия рәвешендә балалар йортлары һәм интернат-мәктәпләрдә генә куйдылар.