Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинада президент сайлауда Владимир Зеленский җиңә


Владимир Зеленский
Владимир Зеленский

Украина президенты сайлауның икенче турында Владимир Зеленский 73 процент, Петр Порошенко 24,5 процент җыйды. Порошенко Зеленскийны җиңүе белән котлады.

Украина Үзәк сайлау комиссиясе бюллетеньнәрнең 90 проценттан артыгын санаганнан соң, президентлыкка намзәт Владимир Зеленскийның 73,19 процент тавыш җыюы билгеле булды. Хәзерге дәүләт башлыгы Петр Порошенкога сайлаучыларның 24,5 проценты тавыш биргән. Әлеге нәтиҗәләр экзит-пол нәтиҗәләре белән туры килә.

Бәйсез Украина тарихында беренче тапкыр президентлыкка намзәт өчен шулкадәр күп тавыш бирелде.

Тавыш бирергә сайлаучыларның 62 проценты килгән. Үзәк сайлау комиссиясе ахыргы нәтиҗәләрне 30 апрельдә чыгаргырга вәгъдә итте.

Зеленский өчен иң күбе туган ягы Днепропетровски өлкәсендә тавыш биргәннәр. Анда ул 88 процент җыйган. Киев өлкәсендә 70 процент алган. Порошенко 64 процент белән Львов өлкәсендә генә алда бара.

Петр Поршенко Владимир Зеленскийны җиңүе белән котлады. Шул ук вакытта ул сәясәттән китәргә җыенмавын белдерде һәм Зеленскийга яңа вазифада беренче адымнар ясаганда ярдәм тәкъдим итте.

Зеленский вазифасына керешкәннән соң беренче эш итеп украин сәяси тоткыннарын азат итү мәсьәләсен хәл итүне атады. Алар исемлегенә ул былтыр ноябрьдә Кара диңгездә Русия чик сакчылары әсир итеп алган украин диңгезчеләрен дә кертте.

АКШ президенты Дональд Трамп дүшәмбегә каршы төндә Владимир Зеленскийга шалтыратып, аны җиңүе уңаеннан һәм украин халкын тыныч һәм демократик сайлаулар уңаеннан котлады. Трамп Украинаның бербөтенлеген тергезүгә омтылуларына киләчәктә дә ярдәм итәргә вәгъдә бирде. Бу хакта твиттерда АКШ Дәүләт департаментының Украина махсус вәкиле Курт Волкер хәбәр итте.

Владимир Зеленскийны президент сайлауда җиңүе уңаеннан телефоннан шулай ук Франция һәм Польша президентлары Эммануэль Макрон һәм Анджей Дуда котлаган. Канада премьер-министры Джастин Трюдо, Европа шурасы рәисе Дональд Туск һәм НАТО баш секретары Йенс Столтенберг Зеленскийга твиттерда котлаулар җибәрде.

Русия Федерация шурасының халыкара эшләр комитеты башлыгы Константин Косачев ике яклы мөнәсәбәтләр мәнфәгатьләрендә Русия Украинада президент сайлау нәтиҗәләрен танырга тиеш дип саный.

XS
SM
MD
LG