Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Театр киләчәккә өмет уятырга тиеш"


Ябу тантанасы
Ябу тантанасы

Уфада Төрки театрларның VII халыкара фестивале тәмамланды.

Төрки театрларның VII халыкара фестивале Башкортстан республикасы оешуның 100 еллыгына, Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрының шулай ук бер гасырлык юбилеена һәм Русиядәге Театр елына багышланды.

Фестиваль 23 май башланган иде. Анда алты илдән һәм Русиянең биш төбәгеннән, атап әйткәндә, Башкортстан, Татарстан, Алтай, Тыва, Кырым, Азәрбайҗан, Казакъстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Гагауз һәм Төркия театрлары катнашты. Фестивальдә 13 спектакль каралды.

Чара Мәҗит Гафури исемендәге башкорт академия драма театрының "Зөләйха күзләрен ача" спектакле белән ачылды. Аны тикшерүдә Казаннан килгән театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов спектакльнең төп идеясенең һуманлык булуын әйтте. "Иң мөһиме – кеше гомере. Спектакльдә төп идея – һуманлык. Экзистенлык җитми, ләкин сезнең спектакль мине романны укып чыгарга этәрә", диде. Ул шулай ук "Зөләйха күзләрен ача" романын сәхнәләштерү өчен инсценировка язучы Ярослава Пулиновичның уңышын билгеләде. Башка экспертлар да спектакльне, башлыча, уңай яктан бәяләде.

Галиәсгар Камал исемендәге татар академия драма театры яшь режиссер Айдар Җаббаровның Гаяз Исхакый әсәре нигезендә куелган "Тормышмы бу?" спектаклен күрсәтте.

Театр каршында узган чарада катнашучылар
Театр каршында узган чарада катнашучылар

Фестивальдән тыш програмда катнашкан Салават дәүләт башкорт драма театры гына милли проблемнар турында тамаша тәкъдим итте. Казакъ драматургы Олжас Жанайдаровның Илсур Казакбаев тарафыннан сәхнәләштергән "Бер, ике, өч..." ("Беруши") пьесасында төп тема – телнең бетүе. Башкорт мохитеннән, гореф-гадәтләреннән, йолаларыннан читтә булган геройлар милли сыйфатларын, телен югалта. Тамашада тел бетсә, халык та бетә дигән идея үткәрелгән.

Бакен Кыдыкеев исемендәге Кыргыз яшь тамашачылар театрының "Корон" спектакле азатлык темасына мөрәҗәгать иткән.

Азәрбайҗанның бәйсез dOM театры бүгенге качаклар турында Исмаил Аманның "Лимбо" тамашасын куйды. Режиссеры Тарлан Рәсүлев. Бу спектакльдә артистлар тамашачылар арасында уйнады. Анда тамашачыларга да кушылып китү мөмкинлеге тудырылды.

Кырымтатар академия музыкаль-драма театры Николай Гогольнең "Өйләнү" ("Женитьба") спектаклен тәкъдим итте. Ул чынбарлык хыял, төш буталган фантастик тамашадан гыйбарәт булды.

Төркиядән килгән Хәсән Акарның Bostanci art продюсер компаниясе Назыйм Хикмәтнең "Пирайе" моноспектаклен тәкъдим итте. Әсәр нигезенә төрек шагыйре Назыйм Хикмәтнең төрмәдә утырган чагында хатыны Пирайега язган хатлары алынган. Сәяси карашлары өчен 28 елга ирегеннән мәхрүм ителгән шагыйрь үзенең барлык кичерешләрен, әрнүләрен басар көчне хатыны Пирайега булган мәхәббәтендә таба. Аңа булган хисләре, дөнья корылышы, язмышы хакында уйланулары хат һәм шигырь буларак яңгырый.

Фестиваль барышында "Мәдәниятләр диалогы һәм төрки театрлар" дигән Халыкара фәнни-гамәли конференция, лекцияләр, фикер алышулар, лабораторияләр һәм Театр җыены узды. Театр җыены Сабантуй итеп уздырылды. Чара Кырмыскалы районының Таусеңер авылы янындагы яланда узды. Анда төрле спорт ярышлары, уеннар оештырылды. Көрәштә Башкорт дәүләт опера һәм балет театры артисты Азамат Даутов җиңеп тәкә алды.

Төрки театрлар артистларының Сабантуй бәйрәме узды
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:08 0:00

Спектакльләрне фестивальнең экспертлар шурасы карап бәя бирде. Анда Мәскәүдән өч, Башкортстаннан ике, шулай ук Петербур, Казакъстан һәм Татарстан экспертлары эшләде. Алар белән Мәскәүдән килгән Русия армиясе театрының сәнгать җитәкчесе Борис Морозов җитәкчелек итте. Фестивальнең президенты – Оренбур өлкә театрының сәнгать җитәкчесе Рифгать Исрафилов.

Чараны ябу тантанасы башта театр каршында урамда, аннан бина эчендә дәвам итте. Анда иң яхшы спектакльләр, режиссерлар һәм актерлар билгеләнде.

Төп бүләк Башкортстанда калды. Аны Мостай Кәримнең "Өч таган" спектакле белән Стәрлетамак шәһәренең Башкорт драма театры яулады. Иң яхшы режиссер дип Гаяз Исхакыйның "Тормышмы бу?" спектакле өчен Айдар Җаббаров лаек дип табылды. Шулай ук иң яхшы ир-ат, иң яхшы хатын-кыз рольләре билгеләнде.

Җиңүчеләргә тирмә рәвешендә эшләнгән бүләкләр тапшырылды.

Тирмә рәвешендә эшләнгән бүләкләр
Тирмә рәвешендә эшләнгән бүләкләр

Башкортстанның Театр эшлеклеләре берлеге рәисе Әхтәм Абушахманов Азатлыкка фикерләре белән бүлеште:

"Төрки телле театрлар фестивале Русиядә хәзер ике урында: Уфада һәм Казанда оештырыла. Алар бер-берсенә комачаулап та куя шикелле. Монда катнашкан өч спектакль Казанга китә.

Фестивальне без өч елга бер оештырырга тиеш. Илләр, төбәкләр әзерләнеп торырга тиеш. Аның һәрвакыт эшли торган җитәкчелеге, казнасы булырга тиеш. Юкса без ел башында гына игълан итәбез дә, кайбер илләр әзерләнеп өлгерә алмый. Монда бит сәбәбе шунда – ел ярым алда казна карала, акча салына, килү мәсьәләләре карала. Фестиваль өчен аерым спектакль куелырга тиеш.

Әхтәм Абушахманов
Әхтәм Абушахманов
Режиссерлар ниндидер кәсепчегә әйләнеп китмәсеннәр иде

Безнең Русиядә 200 милли театр бар. Бу яклап без беренче урында торабыз. Аларның финанслары хәл ителә. Ләкин иҗади ягын үстерү мәсьәләсе белән дә кемнәрдер шөгыльләнергә тиеш. Соңгы вакытта яшь режиссерлар барлыкка килде. Безнең республикада да, башка төбәкләрдә дә, әмма ләкин ул режиссерлар тормышның тирәнлеген аңлап бетмиләр. Театрда режиссер – тауарны эшләп чыгаручы кеше. Менә аларга рухи яктан да, матди яктан да ярдәм булырга тиеш. Режиссерлар ниндидер кәсепчегә әйләнеп китмәсеннәр иде. Кәсепчегә әйләнсәләр, аларның иҗади дәрәҗәсе төшә. Режиссер бар икән, иҗат үсә, режиссер сәләтсез икән, ул түбән төшә.

Безнең мәдәниятнең, сәнгатьнең нигезендә нәрсә ята? Әдәбият ята. Безгә иң беренче нәүбәттә әдәбиятка игътибар бирергә кирәк. Безнең Театр эшлеклеләре берлеге быел драматургларга бәйге игълан итте. Чөнки бездә бу жанрның дәрәҗәсе төшеп бара. Димәк, нигез юкка чыга дигән сүз. Аларны табып, укытып, үстерү мәсьәләсен карарга ирәк. Драматург һәм режиссер бергә эшләсен өчен матди нигезне дә булдырырга, гонорар мәсьәләсен дә хәл итәргә кирәк. Югыйсә, бездә пьесаны сатып алу өчен Мәдәният министрлыгы акча бүлми, театр өстенә сала башлады. Башкарасы эшләр бик күп. Бу Башкортстанда гына түгел, бар Русиягә хас.

Игътибар үзәгендә кеше язмышы торырга тиеш

Заман үзгәрде, сызланулар, моң үзгәрде. Заманның яшәү ритмы үзгәрде. Бүген ниндидер фиркаләр язмышы, идеология түгел, ә игътибар үзәгендә кеше язмышы торырга тиеш. Театрлар шул юнәлештә эшләргә тиеш. Без кешеләргә киләчәккә өмет уятырга тиеш.

Соңгы вакытта режиссерлар артистларны үстерүне читкәрәк куеп, үзләрен күрсәтү белән шөгыльләнә башлады. Ниндидер яңа формалар, яңалыклар кертергә тырышалар. Ләкин алар ниндидер проблемнарны, мәсьәләләрне күтәрүгә юнәлдерелергә тиеш.

Бүген Русиядә драматурглар лабораторияләре бар. Без шунда җибәрергә кеше табалмыйбыз. Шуңа күрә бәйге оештырырга булдык.

"Туганлык" фестивалендә нинидидер ярыш, гыйлем булса, ул безнең республиканы да дөньяга танытачак. Чараның сәяси мәгънәсе зур булырга тиеш. Шул вакытта гына фестивальне авыз тутырып, мактап сөйләп булачак", диде Башкортстанның Театр эшлеклеләре берлеге рәисе, Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты Әхтәм Абушахманов.

* * *

Төрки халыкларның "Туганлык" театр фестивале 1991 елда оештырылган иде. Максаты – төрле театрлар арасында иҗади тәҗрибә белән уртаклашу. Бердәм төрки театрлар киңлегенең бер өлеше буларак танылу. Экспертлар алдагы фестивальне әлеге чара оештырылуының 30 еллыгына – 2020 елда уздырырга кирәк дигән фикергә килде.

XS
SM
MD
LG