28-29 июнь Уфада Дөнья башкортларының V корылтае уза. Анда Русия төбәкләреннән 157, чит илләрдән 58 делегат катнаша. Башкортстанның район һәм шәһәрләреннән 295 делегат сайланган. Башкарма комитеты раслаган тәртипләргә ярашлы, делегатлар мотлак сайлана һәм аларның кимендә 30 процентын яшьләр тәшкил итәргә тиеш.
Оешма рәисе Данир Гайнуллин билгеләвенчә, бу яшь, заманча, эшлекле корылтай булчак. Ләкин анда башкорт милли хәрәкәтен җитәкләгән, тел һәм мәгариф өчен каршылык чаралары уздырган оешма лидерларының кайберләрен катнаштырмыйлар булып чыкты.
Шушы уңайдан без башкорт оешмалары лидерлары, элек милли оешмаларны җитәкләгән берничә кешенең фикерләрен белештек.
"Башкорт" оешмасы җитәкчесе Фаил Алчынов:
"Мине бишенче корылтайга Зилаер районыннан делегат итеп сайлаган иделәр. Районнан ике кеше сайландык. Бүген Зилаер Башкортлары корылтае бүлеге рәисе телефоннан шалтыратып, мине исемлектән сызып ташлаулары турында хәбәр итте. Янәсе, аларга Дөнья башкортлары корылтае рәисе Данир Гайнуллиннан хат килгән. Анда административ хокук бозганы өчен 20 мең бурычы булу сәбәпле сызып ташлауларын хәбәр иткәннәр. Миңа, чыннан да, башкорт телен яклаганым өчен 20 мең штраф түләтү карары чыгарган иделәр. Ләкин мин аны күптән түләдем, бурычларым юк.
Башкорт халкы мәнфәгате өчен штрафка тарттырылуым өчен башкорт халкының язмышын тикшергән корылтайга үткәрмәүләре бернинди кысага да сыймый
Мине корылтайга делегат итеп сайлау да бик кызык булган иде. Утырышта башлыча казна исәбенә хезмәт хакы алучылар катнашты. Бер укытучы безгә Фаил Алчынов өчен тавыш бирмәскә кушылды, ләкин мин барыбер сине яклаячакмын диде. Ничек кенә тырышсалар да, күпчелек миңа тавыш биргән иде. Мине делегат итеп халык сайлады. Корылтай халык язмышын хәл итәсе мәсьәләләр өчен җыела. Башкорт халкы мәнфәгате өчен штрафка тарттырылуым өчен башкорт халкының язмышын тикшергән корылтайга үткәрмәүләре бернинди кысага да сыймый. Бу — тилеләр йортындагы кебек хәл", диде "Башкорт" оешмасы рәисе Фаил Алчынов.
Башкорт мәгарифен үстерү максаты белән төзелгән "Ак тамыр" оешмасы рәисе Ирек Агишев та чарага чакырылмавын белдерде:
"Гадәттә андый форумнарга оешмаларга да квота, ягъни урын бирелергә тиеш дип беләм. Безнең "Ак тамыр" оешмасын корылтайга чакыручы булмады. Стратегиягә фикерләр туплаганда без оешма исеменнән Алдар батыр турында фильм төшерү кирәклеген тәкъдим иттек. Ул тәкъдимне Башкортстан башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров һәм Дөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты рәисе Данир Гайнуллинга җибәрдек. Безгә җавап бирүче булмады.
Башкорт халык авыз иҗатында Алдар батыр дип аталган, чынлыкта Алдар Исәкәев исеме белән йөргән данлыклы көрәшче 1704-1711 еллардагы башкорт инкыйлабын җитәкләгән, Кырым һәм Азов яуларында катнашып Петр Беренче тарафыннан дәүләт бүләкләре алган шәхес. Ул Казакъстанны Русиягә кушуда зур хезмәт салган, күп телләр белгән дипломат илче. Аңа туган ягы Бөрҗән районында һәйкәл куелды. Без фильм төшерүне тәкъдим итттек", диде башкорт мәгарифен үстерү максаты белән төзелгән "Ак тамыр" оешмасы рәисе Ирек Агишев.
"Кыпсак" оешмасы рәисе Вадим Әлмөхәммәтовны да исемлектән сызуларын хәбәр иткәннәр:
"Мин 5 апрель Күгәрчен районыннан корылтайга делегат итеп сайландым. Халык тарафыннан 4 кешене сайладылар. Бүген килеп корылтайның Күгәрчен районы бүлекчәсе рәисе Гөлфия Искәндәрова минем исемлектән алып ташлануымны хәбәр итте. Миңа Уфадан шалтыратучы булмады, бер хат та килмәде. Мин бит халык тарафыннан сайланган вәкил", диде Вадим Әлмөхәммәтов. Ул "Кыпсак" оешмасының ниндидер каршылык чаралары уздырмавын, үзенең генә "Башкорт" оешмасы уздырган чараларда катнашуын, шул исәптән 23 июнь Куштау буенда узган җыенда да булуын хәбәр итте.
Төньяк-көнбатыш башкортлары корылтае рәисе, икътисад фәннәре докторы, профессор Ринат Гатауллин:
"Бу саны буенча бишенче корылтай. Безнең оешма ул биш корылтайның берсенә дә чакырылмады. Анда башлыча көньяк районнары башкортлары гына катнаша. Төньяк-көнбатыш районнарына биргән урыннарга да ул районнарда яшәп, чыгышлары белән көньяк районнарыннан булучылар бара. Делегатлар өстән кушылган исемлек белән сайлана.
Корылтайга чакырмыйлар, җанисәп башланса, безне башкорт дип саный башлыйлар
Мин телем татар булса да, үземне башкорт дип исәплим. Ләкин башкорт халкы, шул исәптән төньяк-көнбатыш төбәгендә яшәүчеләрнең язмышын тикшергән утырышларга чакырмыйлар, эшче төркемнәрендә катнаштырмыйлар. Шуңа мин ул корылтайны канунсыз дип исәплим. Ә шул ук вакытта халык санын алулар башланса, безне башкорт дип саный башлыйлар. Корылтайларны бездән башка уздыргач, үзләре әйдәп баручы, без тагылып баручылар булып чыга. Минем икенче сортлы буласым килми. Ә татар иҗтимагый оешмалары, татар халкы ягыннан мин кысулар, кимсетүләр сизмим", диде икътисад фәннәре докторы, профессор Ринат Гатауллин.
Заманында башкорт яшьләренең "Күк бүре" оешмасын җитәкләгән, эзәрлекләү һәм басымнардан соң милли хәрәкәттән китәргә мәҗбүр булган Азат Сәлмәнов та корылтай эшендә катнашмавын хәбәр итте:
"Мин иҗтимагый оешмалар белән бәйле түгел. Чиновник түгелмен. Корылтай эше белән кызыксынмыйм, анда бармыйм, иҗтимагый эшләр белән шөгыльләнмим", диде Азат Сәлмәнов.
8 сентябрь узачак сайлауларда Башкортстан башлыгы вазифасына дәгъва иткән намзәт, Башкорт аксакаллары оешмасының элекке рәисе, бүген "Башкортстан халкы – гадел сайлаулар яклы" берләшмәсен җитәкләгән Рәмилә Сәетова да корылтайга делегат итеп тә, кунак итеп тә чакырылмавын хәбәр итте.