Дөнья башкортлары корылтаеның беренче көнендә, кичке концерт вакытында оешманың җитәкчесе Данир Гайнуллин концертны туктатып, вазифасыннан китүе турында хәбәр итте. Аның вазифаларын урынбасары Эльвира Аиткулова башкарачак дип игълан ителде.
Данир Гайнуллин вазифадан китү сәбәбен Азатлыкка болай аңлатты:
"Корылтай җитәкчесе вазифасыннан китүем – эшемнән канәгать булмаудан түгел. Бу вазифага килгәндә үк, җитәкчелек белән шундый килешү булган иде: мин Корылтайны зур утырышка кадәр җитәклим, шуннан соң калдырам. Мин Корылтай эшен җанландырдым дип саныйм, утырышны әзерләдем, үткәрдем, өстемә йөкләнелгән эшемне уңышлы башкардым дип саныйм.
Киң күләмдә алып барган башка эшләрем бар
Үземнең бу эштә алга таба эшләмәү сәбәбе шул: минем киң күләмдә алып барган эшем бар. Тарихи объектларны саклау, аларны ЮНЕСКОга тәкъдим итү, халыкара фәнни эшләр әзерләү. Мин үзем өчен бу эшләрне әһәмиятле дип саныйм, шуңа шулай хәл иттем.
Үз эшемнән канәгать, Корылтайга күп яңа кан керттем, күп яшьләрне җәлеп иттем. Башкорт халкы стратегиясен төзи башладык, бу эшкә дә күп яшьләрне тупладык" диде Данир Гайнуллин.
- Кайбер сайланган делегатларның кертелмәве турында:
Кайбер сайланган делегатларның кертелмәве, корылтайдан чыгарылуын ул квота җитмәү белән аңлатты:
Бөтен кешегә дә квота җитмәде
— Корылтай – кызыклы чара, шуңа монда күп кеше катнашырга тели, ләкин безнең тәртип бар, бөтен кешегә дә квота җитмәде. Шулкадәр күп кеше кунак булып килергә теләде, безнең низамнамә бар, без аннан чыгып эш итәбез.
Мин үзем 1990 еллардан бирле милли хәрәкәттә катнашам. Алчынов, Мөхәммәтҗанов белән булган хәлләр гел булгалый. Кемдер залдан кычкыра, игъланнар ясый. Корылтайның үз регламенты бар, шуңа ярашлы рәвештә эш итәбез. Без утырыш башында килештек: барлык тәкъдимнәр язмача кабул ителә.
"Башкорт" хәрәкәте гамәлләрен мин дөрес дип санамыйм. Әзрәк кенә салкын канлы булырга, кызу булмаска кирәк. Бөтен әйберне киңәшләшеп, аралашып, уртак фикергә килеп хәл итеп була.
- Корылтайның яңа рәисе Эльвира Аиткулова турында:
— Эльвира Аиткулова – Башкортстан Дәүләт җыелышының рәис урынбасары. Бу Башкорт корылтаеның статусын, тәэсир көчен күтәрү өчен ясала. Татарстанда да шулай бит (Татарстанда Милли шураны вице-премьер Васил Шәйхразиев җитәкли – ред.). Аиткулова килүе белән Корылтайда номенклатура артачак дип уйламыйм, Корылтай – демократик оешма. Соңгы елларда безгә дәүләт тарфыннан игътибар булмады, шуңа әлеге хәлне уңай күренеш дип саныйм. Дәүләт ягынннан хәзер күбрәк ярдәм булыр дип өметләнәм, яхшы якка үзгәрешләр булыр дип уйлыйм.
- Татарстан белән Башкортстан мөнәсәбәте турында:
— Резолюциядә башка төбәкләр белән килешүләрне яңарту тәкъдиме кертелде. Элек безнең күрше төбәкләр белән андый килешүләр бар иде, аларны торгызырга кирәк. Бу бик мөһим, мондый килешүләр күршеләребез белән аралашуны арттыра, дуслык мөнәсәбәтен яңарта.