Яшел Үзәннең тарихи үзәге саналган "Полукамушки"да яшәүче 68 яшьлек Зәйтүнә Короткованы биредә белмәүче сирәктер. XIX гасыр азагында төзелгән тарихи торак йортлардан шәһәр хакимите төзекләндереп, кибет, кафелар ачып туристик урын ясамакчы. Әлеге йортлар тузган торак дигән програм исемлегенә кертелгән һәм анда яшәүчеләргә бер дүрткел метр өчен 11 мең сум тәкъдим ителә, йортлардан чыгарга кушыла.
Шул йортлар арасында Зәйтүнә ханымның йорты да бар, ләкин рәсми экспертиза нәтиҗәләренчә, йорт 22 процентка гына тузган диелә. Шуңа да карамастан, мәхкәмә аны да үз йортыннан чыгарырга карар итте. Азатлык Зәйтүнә Короткова янына хәлләрен белешергә барды. Килүебезгә Зәйтүнә ханым өендә булмады, баксаң кибеттән кайтып килеше икән. Азатлык хәбәрчеләрен ерактан күреп “Хәзер инде Зәйтүнә апагыз сукбай”, дигән сүзләр белән безне каршы алды. Соңрак без аның өендә әлеге хәлләр турында сөйләшеп алдык.
– Зәйтүнә ханым, бу көннәрдә чираттагы мәхкәмә булып узды, ул ничегрәк үтте һәм нинди карар чыгарылды, шул хакта әйтеп китсәгез иде?
– 11 июль көнне иртәнге тугызда мәхкәмә булды. Русия торак кодексының 56-57 маддәләре нигезендә мине йортымнан чыгару турында сүз барды. Шәһәр башкарма комитеты вәкилләре, прокурор да бар иде. Өч сәгать дәвамында диярлек, барлык экспертиза нәтиҗәләрен, документлар тапшырып каршы торырга тырыштык, ләкин барып чыкмады. Минем йортым каза хәлендә дип йортымнан чыгарга карар иттеләр. Шәһәр башлыгы Александр Тыгинның ярдәмчесе Нияз Минһаҗев тулысынча мәхкәмә яклы булды. Йорт торырлык дигән карар биргән экспертиза документларына карамастан, индивидуаль җылыту җиһазларым булуга, ут, газ кергән булуга карамастан, миңа бу йорттан чыгарга дип карар иттеләр.
Минһаҗев миңа күптән түгел генә Ветераннар йортында беренче катта 16 дүрткел метрлы фатирга күчәргә тәкъди иткән иде. Анда күчәргә теләмим дидем. Соңгы мәхкәмә карары белән, документлары биш көннән тапшырылачак, ә инде бер айдан соң мине үз йортымнан чыгарачаклар, хәтта теркәлүдән дә (прописка) чыгарачаклар. Хәзер инде мин сукбай, тору урыным бөтенләй юк дип әйтергә була.
29 майдан бирле безнең райондагы йортларны яндыру күренеше артты. 2017 елның октябрь аеннан биредә төзекләндерү эшләре башланачак, тарихи туристик үзәк төзеләчәк дигән документ чыгарылды. Аңа бик күп акча бүлеп бирелде, Энгельс урамына 130 миллион сум акча, хәзер дә 80 миллион бирелде дип әйтәләр, ләкин акча да күренми, төзекләндерү эшләре дә сизелми. Бүгенге көндә "Полукамушки"да дүрт гаилә калдык, шул дүрт гаиләгә бернинди тору урыны таба алмыйлар. Шулай итеп, бүген-иртәгә мәхкәмә тәфтишләрен (пристав) көтәбез, алар инде мәхкәмә карары нигезендә эш итәргә, безне бу йорттан чыгарырга тиеш була. Бөтенләй урамда калабыз була. Менә әле берничә көн элек Декабристлар урамында урнашкан 9-нчы йорттан 71 яшьлек мөселман хатын, шулай әйберләрен чыгара башлагач, инсульт алып реанимациягә эләкте.
– Ә ни өчен ветераннар йортындагы фатирга күчүдән баш тарттыгыз?
– Беренчедән, ул фатир беркайчан да минеке булмаячак, ул дәүләт милке булып саналачак. Анда күчсәм, үземне бөтенләй картлар йортына күчкән кебек хис итәчәкмен. Икенчедән, анда күчерүне кимсетүгә саныйм. 49 ел хезмәт стажым булып, бер дигән фатирым була торып, ветераннар йортына күчимме? Анда пычрак, тараканнар йөри, анда картлар арасында эчә торганнары, астына сиючеләр дә бар, тәртипсезлек кылучылар да бар, шуңа күрә анда керергә курыктым.
– Зәйтүнә ханым, хокукларыгызны яклап, бу йортны саклап калу өчен көрәш инде дүртенче ел дәвам итә. Ә дөрестән дә, шушы көн килеп җитәр дә, йортымнан чыгарырлар дип күңелегез белән ышана идегезме?
Хөкемдарларга да әйттем, ник аларда да, табиблардагы Һиппократ анты кебек, канун нигезендә эш алып барачакбыз дип ант бирү юк икән.
– Юк, бу йортымнан чыгарырлар дип беркайчан да ышанмадым. Чөнки 2016 елның июнь аенда миндә Рөстәм Миңнеханов булды, шул вакытта ул шәһәр җитәкчесе Александр Тыгинга, бу йорт тузмаган дип әйтте. Мин ышанган идем, йортларны төзекләндерерләр дә, без монда алга таба да яшәрбез дип. Җитәкчелеккә хәтта үзебез дә ярдәм итәбез, әйтегез, нәрсәләр сатып алырга дидек, булышырга әзер идек. Андый мәртәбәле кешеләр килгәч, шул хәтле шатланган идем, утырып чәйләр эчтек. Президент булуга карамастан, үзе безнең кебек гади кеше икәнен аңладым, шуңа тагын да шатланган идем, бөтен кешеләргә барысы да җайга салыначак дип әйтеп йөрдем. Аннан соң мәхкәмә артыннан мәхкәмә булды һәм инде ахыр чиктә чыгарга дип карар чыгарылды. Хәтта хөкемдарларга да әйттем, ник аларда да, табиблардагы Һиппократ анты кебек, канун нигезендә эш алып барачакбыз дип ант бирү юк икән.
Гап-гади эшчеләр булсак та, ак белән караны, ялган белән дөресне барыбер аера беләбез
Без юридик нечкәлекләрне белмәсәк тә, гап-гади эшчеләр булсак та, ак белән караны, ялган белән дөресне барыбер аера беләбез бит. Менә миңа хәзер 68-нче яшь, ни сәбәпле мин эшләп алган фатирымнан хөкүмәт йортына чыгып китәргә тиеш? Мин бит ике бүлмәле фатирлар сорамыйм, олы мәйданлы коттедж бирегез дип йөрмим, миңа тынычлык кына кирәк. Ашарга бар, ятып хәл алыр өчен караватым бар, мине тынычлыкта гына калдырсыннар иде, бүтән бернәрсә дә сорамыйм, ләкин шушы 35 дүрткел метрлы фатирымны да алалар бит.
– Беренче май көнне, митингта үз позициягезне белдереп чыгыш ясадыгыз. Шул чыгыштан соң тормышыгыз ничек үзгәргәне турында сөйләгезче. Белгәнебезчә, сезне полиция бүлекчәсенә дә чакыртканнар иде.
Хәзер миңа Русия президенты Владимир Путин турында рәтле сүз әйтмәдең дип шелтә белдерәләр
– Әйе, беренче май көнне Казанның Вахитов районында комунистлар оештырган митинг узды. Анда төрле мәсьәләләр күтәрелде, торак коммуналь хуҗалыгына бәйле сораулар да яңгырады, каза хәлендәге тораклар турында да сүз булды. Каза хәлендәге торак турында да булгач, мин дә чыгыш ясадым, чөнки Яшел Үзән Татарстанда андый тораклар саны белән беренче урында тора. Хәзер миңа Русия президенты Владимир Путин турында рәтле сүз әйтмәдең дип шелтә белдерәләр. Ә чынлыкта мин аны кимсетмәдем, бары тик дәүләт җитәкчесе бездә барлыкка килгән хәлләрне күрми, карамый, тикшерми дип кенә әйттем. 20 июньдә аның туры линиясен баштан азагына кадәр карадым. Ул үзе дә шунда дәүләт байрагын һәм гербын сүгеп тәнкыйтьләргә ярамый диде, ә кешегә карата тәнкыйть белдерергә ярый диде. Мин аны хәтта тәнкыйтьләмәдем дә, ул безнең Татарстанга бик еш килеп йөри, заводларны, җитештерү ширкәтләрен карап чыга, ләкин бит каза хәлендәге торак мәсьәләсе дә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе.
Менә шул чыгышымнан соң башта бернинди шелтәләр булмады, минемчә, хәтта Вахитов районы полиция бүлекчәсе аны искә дә алмас иде, бу эш безнең җирле прокуратурага кирәк булды, чөнки аларга хезмәтләрен күрсәтергә кирәк булды. Мине атып үтерсәләр дә, мин үз акылымда, беркемгә начарлык эшләмәгәнемне беләм, беркемгә начарлык эшләгәнем дә булмады, эшләргә җыенмыйм да, ләкин аз булса да кирәк иде үзебезгә игътибарны җәлеп итәргә. Дүрткел метр өчен 11 мең сум биреп чыгаралар бит безне йортларыбыздан, андый бәяләр беркайда да юк. Хәзер мин шул 389 мең сум акчага үземә хәтта тулай торакта ятак урыны да, гараж да сатып ала алмыйм. Андый акчага хәзер кеше бакча да сатып ала алмый, ә минем бер дигән, никадәр әйбәт йортыма шул тиеннәрне биреп йортымнан урамга чыгаралар. Каян алынган ул 11 мең сум?
Пенсия хакы аз гына күтәрелергә өлгерми, коммуналь түләүләр, бензин бәясе, ашамлыклар бәясе тизрәк күтәрелеп китә
Бу мәсьәлә белән без 2016-17 елларда да Казанга митингка бара идек, мин шунда Казан кешеләре күренми дип аптырый идем. Кызыксына башлагач, без канәгать, безгә 38 меңнән санадылар диделәр миңа. Казаннан яшел үзәнгә 40 чакрым гына, без дә бит заводларда хезмәт куеп чыккан кешеләр, ни сәбәпле соң аларга 38 меңнән, безгә 11дән генә? Шул 38 меңне яртылаш бүлсәләр дә була иде бит. Хезмәт хакы, пенсия хакы күтәрелеп торса әле бер хәл, ә бит алар күтәрелми. Пенсия хакы аз гына күтәрелергә өлгерми, коммуналь түләүләр, бензин бәясе, ашамлыклар бәясе тизрәк күтәрелеп китә.
Ярар, менә мин карт кеше, ә бит яшьләрнең балалары да бар.
Минем Путинны сөйләргә хокукым да юктыр, ләкин миңа шалтыратып, өемә килделәр, протокол төзеделәр: "Төрмәгә, әби, утыртуын бәлки утыртмабыз, әмма штраф салабыз", дип кисәтеп киттеләр.
– Кайсы мәсьәләгә бәйләп әйтелде бу сүзләр?
– Менә Путин турында сөйләгән өчен. Алай әйтергә, тәнкыйтьләргә тиеш булмаганмын. Ул чыгышым минем, дөресен генә әйткәндә, йөрәк авазы иде. Әйе, ул бөтен җир шары буйлап йөри, аның бәлки вакыты да юктыр безне карап йөрергә, ләкин мин аңламыйм, ни сәбәпле күршедәге шәһәрләрдә яшәүчеләргә бер төрле бәя, безгә бөтенләй башка бәя. Менә якындагы Мари Иле белән чагыштырсак, анда бушка бирәләр фатир.
– Зәйтүнә ханым, сез инде мәхкәмә юлларын дүртенче ел таптап йөрисез. Сезнеңчә, хәзерге заманда гап-гади кеше үз хокукларын яклаганда гаделлеккә ирешә аламы?
– Белмим, белмим. Ышанмыйм да инде, хәзер бернәрсәгә дә ышанмыйм. Чөнки, мәхкәмәләрдәге хөкемдарлар да дөрес карар чыгармаганнарын белеп торалар, ләкин барыбер чыгаралар. Алар хәтта киңәшләшү бүлмәсенә дә кереп тормый диярлек, әзерләнеп куйган кәгазьдән укып карар чыгаралар, мин менә шуңа да гаҗәпләнәм. Минем уйлавымча, алар киңәшләшү бүлмәсенә кереп җентекләп барысын өйрәнеп, шуннан соң гына карар чыгарырга тиешләр, ә алар керми дә диярлек, фәлән кадәр күп кәгазьләр тотып чыгып шунда ук сүзен әйтә. Димәк, ул алдан ук әзерләнеп куелган.
Туристик урын ясыйлар дип мин урамга чыгып китәргә тиеш түгел бит
Безнең бу җиребез дөрестән дә тарихи урын, шәһәребездә чыгып йөрерлек матур урыннар да аз, ясасыннар биредә туристик урын. Ләкин туристик урын ясыйлар дип мин урамга чыгып китәргә тиеш түгел бит. Бирсеннәр торырлык 35 дүрткел метрлы фатир, мин чыгарга ризалашам. Мин бит кешенекен сорамыйм, артыгын сорамыйм, үземә тиешлесен бирсеннәр дим генә. Бу йортымны урлап алмадым, эшләп алдым, ничә мәртәбәләр ремонтлар ясадым, матурлаттым, биредә балаларым туды, оныгым туды, ә хәзер картайгач мине куып чыгаралар.
– Шәһәр хакимияте башлыгы сезне бу йорттан чыгармаячаклар, төзекләндерү эшләре тәмамлангач бирегә янә кайтып тора алачаксыз дип вәгъдә биргән. Вәгъдәләрендә торырлар дигән өмет бармы үзегездә?
– Вәгъдә иттеләр, әйе. Менә миңа килешү бирделәр, анда бернинди саннар да юк, кайчан чыгасым, кайчан керәсем, кем буласым да әйтелмәгән. Мин монда берничек тә йортымның милек хуҗасы булып саналмаячакмын, чөнки 2017 елдан мин милек хуҗасы дип саналмыйм. Минеке булмагач, әлеге йортларны төзекләндергән кеше ничек миңа үз кесәсеннән үз әйберсен бирсен ди? Мин аның әнисе дә, апасы да, башка туганы да түгел. Шуны гына аңлыйм бит инде мин, әллә мине бөтенләй ахмакка саныйлар инде. Ә мәхкәмә вакытында, Минһаҗев хөкемдарга үзе дә, әлеге килешү гамәлсез диде. Чыдый алмады, тотты да әйтте шуны, чөнки без гел әлеге документка карата җавап бирүне сорадык.
– Минһаҗевның әйткән шул сүзләреннән соң шәһәр башлыгы Тыгинга бармадыгызмы?
– Юк, бармадым. Мин инде хурланам шундый кимсетүләрдән соң тагын сорап йөрергә. Ул барысын да белә, бары мине кимсетер өчен генә гамәл кылалар. Узган елларда да, быел да очрашуга кешечә алдан язылып бара идем, гел әйтеп килделәр, йөрмә, синең мәсьәлә хәл ителгән, үз йортыңда калачаксың дип. Хәтта моны төзелеш һәм архитектура министры урынбасары Алексей Фролов та әйтте, Татарстан премьер-министры Алексей Песошин да сезнең мәсьәлә хәл ителгән дип әйтте. Фролов белән очрашуга да язмадылар шул сәбәпле. Халык ярдәме белән, аптыраганнан хисап та ачтык, бәлки битараф булмаганнар күпме дә булса акча салырлар да, азмы-күпме булса җыелып, бәлки шул рәвешле торырлык бер бүлмәле фатир алып булыр дип.
– Мәсьәләгез хәл ителгәнне, дөрестән дә төзекләндергәннән соң кире монда кайтып торачагыгызны күздә тотып әйтеп килделәрме соң?
– Әйе, нәкъ шулай. Ләкин инде соңгы мәхкәмәдә Минһаҗев бу килешү гамәлдә түгел дип әйтте. Хәзер инде, кире монда кайту, шлагбаум янындагы өйчеккә сакчы итеп куйсалар гына, менә сиңа торырлык бер почмак дисәләр генә инде.
– Алга таба нәрсә эшләргә җыенасыз?
– Көрәшне дәвам итәргә җыенабыз. 20 июньдә бирелгән кассация шикаяте әле каралмаган, аны көтәбез. Аннан соң алдагы югары мәхкәмәләргә бирергә ниятлибез, ЕСПЧга да бирергә тырышачакбыз. Дөреслек кайчан да булса калкып чыгар дип ышанам мин.