2024 елның 10 аенда Татарстанның берләштерелгән бюджеты профициты 86,4 млрд сумга җиткән. Гәрчә, бюджет 12,9 млрд сумлык дефицит белән кабул ителгән иде. Әлеге саннар республиканың финанс министрлыгы хисабында китерелә.
План нигезендә 2024 елда бюджетның керемнәре 564,7 млрд сум күләмендә кабул ителде. Инде 10 ай эчендә 513,9 млрд сум күләмендә салым һәм башка төр керемнәр җыеп алынган. Бу планның 91 проценты үтәлгән дигән сүз. Гәрчә, әле ел ахырына кадәр ике финанс ай вакыт бар.
Татарстанның үз керемнәре 439 млрд сум (91,8%-ка үтәлгән) тәшкил иткән. Республикада физик затларның кеременә салым (НДФЛ) — 142,2 млрд (90,2%), табыш салымы — 132,8 млрд сум (94,8%), тауарларга салым (хезмәт күрсәтү) — 36,5 млр (85%), гомуми керемгә салым — 32,7 млрд сум (105,9%) күләмендә җыелган.
Татарстанга федераль үзәктән ярдәм күләме 63,1 млрд сумга җиткән. Бу еллык планның 84,4%-ын тәшкил итә.
Шул ук вакытта Татарстанның чыгымнары азрак тотылган. Бу үз чиратында профицитның артуына китергән. Еллык план нигезендә чыгымнар 577,5 млрд сум күләмендә билгеләнсә, 10 ай эчендә әлеге сумманың 427,5 млрд сумы, яки 74%-ы гына тотылган.
Аеруча, дәүләт оешмалары өчен каралган чыгымнарның яртысы гына кулланылган: 44,4 млрдның 23,5 млрд сумы гына. Икътисад юнәлешендә тотылырга тиешле чыгымнар да 72%-ка гына бирелгән. Гадәттә финансларның зур өлеше килешүләр нигеәендә ел ахырында тотыла.
Шулай да быел Татарстанның кайбер тармакларында салымнар азрак җыелды. 2023 елда табыш салымы 183 млрд сум күләмендә җыелса, быел 140 млрд сум булыр дип көтелә. Финанс министры Радик Гайзатуллин "Татнефть" салымны 15 млрд сумга азрак түләвен әйткән иде. Шул ук вакытта бюджет кеременең зур өлешен НДФЛ алып торуы хезмәт хакы артуга бәйле дип аңлатка иде икътисадчы Рөстәм Шаяхмәтов. "Бюджет керемнәре структурасындагы үзгәрешләр салым йөге гади кешеләр җилкәсенә төшүен күрсәтә", диде ул Азатлык Радиосына.
Шулай ук Татарстанда икътисад үсеше акрынаер дип фаразлыйлар. Бу ОПЕК+ килешүе нигезендә нефть табуга чикләүләр кертелү һәм Украина сугышы сәбәпле санкцияләр белән бәйле.
Киләсе елда Татарстанга Мәскәүдән юлланачак финанс ярдәм кимер дип фаразлана. 2025 елда Татарстан бюджетына федераль үзәктән 68,1 млрд сум күчереләчәк. Бу быелгы федераль ярдәмнән 7,8 млрд сумга азрак.
Шул ук вакытта Татарстан Мәскәүгә күчергән салымнар күләмен елдан-ел арттыра. 2024 елның 9 аенда Татарстан үзендә җыелган салымнарның 771,9 млрд сумын федераль бюджетка юллаган. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 41 процентка күбрәк. Былтыр республика 546,3 млрд күчергән булган.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум