Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия медиасы украин диңгезчеләрен азат итүгә әзерлек турында хәбәр итте


Украина диңгезчеләре
Украина диңгезчеләре

Русия мабугат чаралары Мәскәү Киевка былтыр Кара диңгездә тоткарланган украин диңгезчеләрен һәм төрле җинаятьләр өчен хөкем ителгән тагын биш кешене кайтарырга мөмкин дип яза. Русиягә кемнәр тапшырылачагы хәбәр ителми.

Русия һәм Украина тоткыннарны алышырга әзерләнгән. Бу хакта чәршәмбе “Коммерсантъ”, РБК, “Интерфакс” күпсанлы чыганакларга сылтанып хәбәр итте. "Коммерсантъ" һәм РБК мәгълүматынча, Русия чик сакчылары 2018 елның ноябрендә Керич бугазында әсир итеп алган украин диңгезчеләре җәй ахырына кадәр Киевка кайтырга мөмкин.

Интерфакс агентлыгы Киевка Русиядә төрле җинаятьләр өчен хөкем ителгән һәм күптән түгел "Лефортово" изоляторына китерелгән биш украин ватандашы кайтарылырга мөмкин дип белдерә. Сүз Владимир Балух, Станислав Клых, Александр Кольченко, Павел Гриб һәм Николай Карпюк турында бара. Алар җәзаларын Украинада үтәргә мөмкиннәр. Русия белән Украина арасында имзаланган Тоткыннарны тапшыру конвенциясе аларны азат итүне күз уңында тотмый, әмма июльдә Украин президенты Владимир Зеленский Киевка тапшырылган бер тоткынны иреккә җибәрде).

Русия басмалары алмашка Украинадан кемнең чыгарыласы турында хәбәр итми. "Коммерсантъ" мәгълүматынча, Русиягә, аерым алганда, "РИА Новости-Украина" агентлыгының элекке мөхәррире Кирилл Вышинский тапшырылырга мөмкин. Ул Киевта дәүләткә хыянәт итүдә гаепләнә.

Киев Украинаның 150 ватандашы Русиядә канунсыз тотыла дип саный. Июльдә ике илнең кеше хокуклары вәкилләре төзегән исемлектә шул кадәр кеше теркәлгән. Исемлектә террорчылыкта гаепләнгән режиссер Олег Сенцов, Чечня бәйсезлеге тарафдарлары ягында сугышуда гаепләнгән Николай Карпюк һәм Станислав Клых, украин диңгезчеләре бар. Русия исемлегенә кемнәр кергәне билгеле түгел.

XS
SM
MD
LG