Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сбербанкның электрон чират кәгазе бирә торган системы чуаш телендә эшли башлады


Сбербанк Чуашстанда да электрон чират кәгазе бирә торган системны чуаш теленә тәрҗемә иткән. Аны "Хавал" төркеме башкарган.

"Хавал" чуаш төркеме белгечләре Сбербанк соравы белән электрон чират менюсындагы язуларны чуаш теленә тәрҗемә иткән. Бу хакта оешма җитәкчесе Александр Блинов хәбәр итте.

Сбербанкта да әлеге хәбәрне расладылар. "Республикадагы күп кеше өчен чуаш теле - туган тел. Халыктан да шундый тәкъдимнәр булды. Проектны былтыр ел ахырында башладык. Сбербанк Идел буеның милли республикаларында электрон чират системында меню телен сайлау мөмкинлеген булдыра башлады. Хәзер анда чуаш теле дә бар", диделәр банкның Чуашстан бүлегендә.

Телне сайлау системы сынау тәртибендә Идел буеның бөтен милли республикаларында да ел ахырына кадәр эшләячәк.

Татарстандагы Сбербанк бүлекләре электрон чират кәгазе бирә торган хезмәтне 2018 елда татарчалаштырды. Әмма кайбер активистлар бу гына аз, банк башка хезмәтләрне дә татарча да күрсәтергә тиеш дип саный.

Татарстанда "Ак барс" банкының да электрон чират системы азмы-күпме татарчага тәрҗемә ителгән.

XS
SM
MD
LG