Татарстанда оешкан "Алга" батальонының ике ел элек Угледар янында һәлак булган ике хәрбиен республикага алып кайтып җирләгәннәр. "Калым" кушаматлы Игорь Спиридонов белән "Каспер" атамасын йөрткән Виталий Андрияновның җирләнүе турында "Бизнес Online" хәбәр итә.
2023 елның 6 февралендә "Алга" батальонындагы барлык өч ротаны да (алар тулы булмаган) Угледар янындагы урманны штурмларга җибәрәләр. Анда барлыгы 120ләп кеше китә.
Моңарчы "Idel.Реалии" анда булган хәлләр турында зур тикшеренү чыгарган иде.
Хәрбиләр штурмга күзләүсез киткән, аларга артиллерия ярдәме дә булмаган. Моны басма белән сөйләшкән чагында шушы вакыйгада катнашкан берничә сугышчы раслый. Сугыш кырында исән калганнарның кайберләре әсирлеккә төшкән булырга мөмкин, әмма чынлыкта ничек булуын беркем белми. Сугышчыларның бер өлеше хәбәрсез югалган.
"Алга" батальоны ким дигәндә өч тапкыр сугыш кырына кире әйләнеп кайткан — хәрбиләрнең мәетләрен алып чыгар өчен һәм бу урында кабат урнашып карарга омтылып.
Татарстан хәрбиләре бу омтылышларның һәрберсендә үлүен дәвам иткән. "Idel.Реалии" бу операцияләрнең көннәрен дә ачыклый алган: 24 февраль, 14 һәм 21 март.
Соңрак бу сугыш кыры булган кишәрлекне Русия хәрбиләре басып ала, әмма бөтен җәсәдләрне дә алып чыгу яки тану мөмкин булмый, чөнки алар инде таркала башлаган була.
Спиридонов — Чечня сугышы ветераны булган, аны Арчада җирләгәннәр. Ул "Алга" батальонының элекке 3нче күзләү ротасында (хәзерге 1нче штурм ротасы) хезмәт иткән. Сугышка дусты Фоат Вәлиуллин белән киткән булган. Вәлиуллин да Угледар янында һәлак булган, аның җәсәде калдыкларын өенә былтыр октябрьдә кайтарганнар.
Икенче хәрби Виталий Андрияновны исә бүген, 13 гыйнварда Түбән Камада җирләгәннәр.
Былтыр октябрь аенда Татарстанга 2023 елның 6 февралендә үлгән "Алга" сугышчылары калдыкларын кайтара башлаулары хәбәр ителгән иде.
2024 елның 3 октябрендә Русия саклану министрлыгы Донецки өлкәсендәге Угледар украин шәһәрен басып алуны рәсми раслады. Бер көн алдан гына Украина кораллы көчләре Угледарны югалтуын таныды, бу шәһәр өчен сугышлар ике елдан артык барды. Угледарны украин гаскәренең иң зур ныгытма районы дип атыйлар иде. Русия хәрбиләре аны берничә тапкыр штурмларга омтылды һәм зур югалтуларга дучар булды.
2023 елның октябрендә "Алга" батальонының Бахмут янында тар-мар ителүе билгеле булды. "Шайтан" кушаматлы командир әсирлеккә алынды. Батальондагы башка сугышчылар Угледар янында хезмәттәшләренең һәлак булуына нәкъ менә аны гаепләде.
"Idel.Реалии" ачыклавынча, "Алга" батальонының кимендә 150дән артык ихтыярие әле дә хәбәрсез югалган булып санала.
- Татарстанда сугышка җибәрү өчен берничә "ихтыяри" батальон төзелде. 2022 елда "Тимер" һәм "Алга" дигән батальоннар оешты. Шулай ук, 2024 елның җәендә Татарстан контрактчыларыннан "Батыр" дигән яңа батальон төзеделәр.
- Татарстан хакимиятләре кешеләрне әле дә Украинага һөҗүмгә җибәрергә тырыша. Татарстан хакимиятенең рәсми хәбәрләр каналы Украинадагы сугышка контрактчылар туплау ягыннан беренчелеккә чыгуы белән мактанды.
- Былтыр июль башында Татарстанда кешене Украинадагы сугышка барырга күндергән өчен акча түли башладылар – 100 мең сум бирәләр.
- Моннан тыш 30 августта, Республика көнендә дә Казанда бәйрәмгә килүчеләрне Украинадагы сугышка җибәрү эше дә алып барылды. Быел Татарстанда татар халкының милли бәйрәмен – Сабантуйны үткәргәндә дә, 9 майны бәйрәм иткәндә, Нефтьчеләр көнен уздырганда да контракт белән хәрби хезмәткә кабул итү пунктлары көйләп куйганнар иде.
- Азатлык Радиосы ачыклаганча, Русиянең Украинага каршы сугышында Татарстаннан кимендә 3783 кеше һәлак булган. Хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны бирми – чынбарлыкта аларның саны күпкә зуррак була ала.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум