Accessibility links

Кайнар хәбәр

Баймакта XIX гасыр кабер ташын җимерүчене эзлиләр


Баймакта җимерелгән кабер ташы. Фото Вконтактедагы "Памятники истории и культуры Башкортостана" төркеменнән
Баймакта җимерелгән кабер ташы. Фото Вконтактедагы "Памятники истории и культуры Башкортостана" төркеменнән

Башкортстанның Баймак районы Күсәй авылында вандаллар иске зираттагы борынгы кабер ташын җимергән. Бу ташны 1827 елда Вәлит кантон әтисе Яхшимбәт Колчура улы хөрмәтенә куйган була. 

Баймак районы Күсәй авылында Иске зираттагы борынгы язулы зур кабер ташын җимергәннәр. Бу ташны Вәлит кантон 1827 елда вафат булган атасы Якшимбәт Колчура улына куйган. Менә шул 200 елга якын торган ташны ниндидер билгесез кешеләр вәхшиләрчә җимереп, ваклап ташлаганнар.

"Кемнәрдер безнең авылның борынгы тарихын юк итәргә тырыша", диелгән Күсәй авылының социаль челтәрдәге төркемендә.

Авыл халкы мондый вәхши гамәл кылучыларга бик ачулы, алар гаеплелеләр табылып, җавапка тартылырга тиеш дип саный. Җинаять шаһитларының 02 телефонына шалтыратуларын сорыйлар.

XS
SM
MD
LG