Аналог телетапшыруларны өзү тантанасында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Русия дигитал үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Алексей Волин катнашачак.
Татарстанның мәгълүматлаштыру министрлыгы хәбәр итүенчә, республикада гаиләләрнең 99,3 проценты дигитал сигнал кабул итү мөмкинлегенә ия. Андый техник мөмкинлек булмаган йортлар аерым контрольгә алынган диелә. Дигитал телевидениегә күчү турынеда сорауларга җавап бирү өчен кайнар элемтә эшли.
Башкортстанда реформа республика халкының 15, күп дигәндә 20 процентына кагыла дип белдерелә. 60 процентына якыны - кабель телевидениесе кулланучылар. Алар өчен берни дә үзгәрми. Аз керемле гаиләләргә дигитал эфир кабул итү өчен махсус җиһаз сатып алуда ярдәм ителә.
Быел Русия тулысынча дигитал телевидениегә күчеп бетәчәк. Татарстанда күчү 3 июньдә булырга тиеш иде. 4 июнь - Ураза бәйрәме дип, аны октябрьгә күчерделәр.
Кайберәүләр әлеге кичектерүне Ураза бәйрәме белән түгел, ә сайлаулар белән бәйләде. Башкортстанда көзен республика башлыгын, Татарстанда Дәүләт шурасы депутатларын сайладылар. Әлеге республикаларда аналог телевидение сайлау агитацияләре һәм тавыш бирү узгач кына сүндерелде.
Милли каналлар бушлай мультиплекска кертелмәде. Төбәк каналларына 21нче төймәдә иртәнге 8-10 сәгатьләрдә һәм кич белән 17-19 сәгатьләрдә тапшырулар алып бару мөмкинлеге бирелә. Моның өчен төбәкләр үзләре түләргә тиеш була.