Accessibility links

Кайнар хәбәр

РУСАДА башлыгы Мәскәү лабораториясендә допинг үрнәкләрен алмаштыруны раслады


Юрий Ганус
Юрий Ганус

Үзгәрешләр Бөтендөнья допингка каршы агентлык (WADA) экспертларына җибәрер алдыннан кертелгән. Мәгълүматлар базасына Русия хакимиятләренә якын вазифадагы кешеләр генә керә алган.

Русиянең допингка каршы агентлыгы (РУСАДА) башлыгы Юрий Ганус Мәскәүең допингка каршы лабораториясенең мәгълүматлар базасына меңләгән үзгәрешләр кертелүен раслады. Үзәрешләр Бөтендөнья допингка каршы агентлык (WADA) экспертларына җибәрер алдыннан кертелгән. "Безгә хыянәт иттеләр. Бу ниндидер сүз куешу. Үзгәрешләр, аерым алганда, 2019 елның гыйнварында мәгълүматлар базасын тапшыру алдыннан да кертелгән", дип белдерә Ганус "Интерфакс"ка интервьюда.

РУСАДА башлыгы допинг үрнәкләре нәтиҗәләрен хәзер хакимият оешмаларында эшләүче элекке Русия спортчыларының абруен саклау өчен алмаштырылган булырга мөмкин дип саный. Бу хакта ул узган якшәмбе Колорадода үткән конференциядә әйтте дип яза The New York Times.

Ганус әлеге мәгълүматларга бары тик Русия хакимиятләренә якын югары вазифалардагы кешеләр генә керә алуын искәртә. Русия югары спорт нәтиҗәләренә ирешкән ил, әмма әлеге вазгыятьтә карарлар өчен җаваплы кешеләр дөрес юл сайламаган ди РУСАДА башлыгы.

Сентябрьдә WADA Мәскәү лабораториясендә 2012-2015 елларда мәгълүмат базасына үзгәртүләр кертү билгеләре тапкан иде. Аерым алганда, анда Ричард Макларен хисабында телгә алынган кайбер Русия спортчыларының уңай допинг үрнәкләре турында мәгълүмат булмаган. Макларен 2014 елда Сочида узган Олимпия уеннары вакытында допинг-сынаулары махинацияләрнен тикшерде.

Әгәр Русия бу хилафлыкларда гаепле дип таныла икән, Русия спортчылары 2020 елда Токиода узачак Олимпиададан һәм башка халыкара ярышлардан читләштерелергә мөмкин.

Русия илдә допингка каршы системның уңышсызлыгын таный, ләкин спортчыларның допинг үрнәкләрен алмаштыруда дәүләт яки махсус хезмәтләр катнашуын кире кага.

XS
SM
MD
LG