Пекин, элегрәк хәбәр ителгән саннар белән чагыштырганда, күбрәк санда уйгырларны ирексезләп тотарга мөмкин. Бу хакта "Көнчыгыш Төркестанны торгызу милли хәрәкәте" (ETNAM) хокук яклау оешмасына сылтанып Норвегиянең NORDRE басмасы яза. Оешма Вашингтонда урнашкан.
Хокук яклаучылар "тәрбия үзәкләре" дип фаразланган 182 урынның координатларын ачыкладык дип белдерә.
Активистлар сүзләренчә, Google Earth сурәтләре нигезендә алар шулай ук төрмә булырга мөмкин дип саналган 209 бина һәм 74 хезмәт лагере ачыклаган.
"Ирексезләп тотылучылар саны күбрәк булырга мөмкин", ди оешманың башкарма мөдире Кайл Олберт. Ул активистлар бөтен объектларны да танып бетерә алмады дип борчылу да белдерә.
Соңгы елларда медиа чаралары Кытай хакимиятенең Синҗан уйгыр автоном төбәгендә яшәүче мөселманнарны эзәрлекләвен хәбәр итеп тора. Уйгырларны һәм төбәктәге кайбер башка мөселман халыкларны, шул исәптән татарларны да, "сәяси тәрбия" үзәкләренә ябалар. БМО мәгълүматларына караганда, "тәрбия үзәкләрендә" бүгенге көндә миллионнан артык уйгыр һәм башка мөселман азчылыклар вәкилләре тотыла.
Кытайда мөселманнарның эзәрлекләнүенә бәйле башлыча Көнбатыш илләре чаң суга. АКШ хакимияте уйгыр һәм башка мөселман азчылыкларының хокукларын бозган өчен Кытайның 28 оешмасына һәм хакимиятнең берничә әгъзасына чикләүләр кертте.