Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зыя Камали мирасы тиешле дәрәҗәдә өйрәнелми


Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Башкортстан татарларының "Берлек" оешмасы "Галия" мәдрәсәсенә нигез салучы һәм аның җитәкчесе, күренекле мәгърифәтче Зыя Камали мирасын өйрәнү һәм саклау мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл уздырды.

Чарада төп чыгышларны Русия фәннәр академиясе Уфа фәнни үзәге галиме, тарих фәннәре кандидаты Марсель Фархшатов, социология фәннәре докторы Рушан Галләмов һәм Уфа сәнгать академиясе профессоры, сәнгать фәннәре кандидаты Идрис Газиев ясады.

Марсель Фархшатов
Марсель Фархшатов

Марсель Фархшатов Зыя Камалинең тормыш юлы һәм эшчәнлеге турында сөйләде, мирасының тиешле дәрәҗәдә өйрәнелмәвенә борчылу белдерде.

"Миңа туксанынчы еллардагы җепшеклек чорында КГБ архивында булырга туры килгән иде. Анда Зыя Камали һәм аның чордашлары турында бик күп мәгълүмат саклана. Аларны ныклап өйрәнәсе бар, ләкин ул архивларга керү хәзер җиңел түгел", диде ул. Галим сүзләренчә, Зыя Камалинең хезмәтләренең күпчелек өлеше сакланмаган. Алар арасында ислам фәлсәфәсе томнары, Коръән аңлатмалары да бар. Марсель Фархшатов Башкортстанда чыккан тәүге башкорт гәзитләрен өйрәнүе, анда Зыя Камалинең "Галия"гә академия статусы бирү эшләре белән шөгыльләнүе язылуын әйтте.

Рушан Галләмов
Рушан Галләмов

Социология фәннәре докторы Рушан Галләмов Зыя Камалине Риза Фәхретдин һәм Шиһабетдин Мәрҗани дәрәҗәсендәге галим дип атады. Аның исемен мәңгеләштерү тәкъдимнәрен күтәрде.

"Югары уку йортларында Зыя Камали мирасын өйрәнү эшләрен башларга кирәк. Шулай ук тактаташ кую да өлгергән мәсьәлә. "Галия" мәдрәсәсендә анда укыган Галимҗан Ибраһимов һәм Шәехзадә Бабичка тактаташ куелган. Ә уку йортына нигез салган, аның ректоры булган кешегә тактаташ юк. Бу акылга сыймаслык хәл", диде Рушан Галләмов.

Идрис Газиев
Идрис Газиев

Сәнгать академиясе профессоры Идрис Газиев "Галия" мәдрәсәсендәге иҗади эшчәнлек, җыр сәнгате үсеше турында сөйләде. Милли сәнгать үсешендә җәдитчел карашлы Зыя Камали торуын ассызыклады.

Альфред Дәүләтшин
Альфред Дәүләтшин

Түгәрәк өстәлдә "Ихлас" мәчете имамы Альфред Дәүләтшин Зыя Камали бинасына җимерү куркынычы янавы турында сөйләде. Аның сүзләренчә, биналарны "Архзащита" оешмасы тарихи мирас исемлегенә кертү өчен көрәшә. Ләкин нәтиҗәләр әлегә сөендерми.

Нәфисә Акчурина
Нәфисә Акчурина

Чарада "Галия"нең төрки халыклар арасында беренче югары белем бирүче уку йорты булуы ассызыкланды. Түгәрәк өстәл ахырында "Берлек" оешмасы җитәкчесе Нәфисә Акчурина тактаташ кую авырлыклары, бу башлангыч белән җәмәгатьчелек оешмасы чыга алмавы, Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте башы Тәлгать Таҗетдинга мөрәҗәгать итәргә кирәклеген әйтте. Ул оешманың агымдагы елда уздырган чараларында 300дән артык кеше катнашуы, киләчәктә дә туган тел, мәгариф, мәдәният проблемнарына багышланган фикер алышулар узачагы турында сөйләде.

Зыя Камали

Зыя Камали (Зыя Җамалетдин улы Камалетдинов) (1873-1942) — мәгърифәтче, фәлсәфәче, дин һәм җәмәгать эшлеклесе, тәрҗемәче, мәдрәсә мөгаллиме, "Галия" мәдрәсәсен оештыручы һәм ректоры (1906-1918).

Зыя Камали 1873 елның 9 декабрендә Уфа губернасы Чишмә районының Келәш авылында туган. Башлангыч белемне туган авылында ала. Соңыннан Уфадагы "Госмания" мәдрәсәсендә укый. Зирәк һәм тырыш Зыятдинне Уфаның "Җәмгыяте хәйрия" оешмасы Мисырга укырга җибәрә. Анда ул Каһирәнең шәрык дөньясына киң билгеле Әл-Әзһәр университетында белем ала.

1904 елда Уфага кайтып "Госмания" мәдрәсәсендә укыта башлый. Үз тирәсенә алдынгы карашлы татар зыялыларын туплап, татар телендә "Ислам дөньясы" гәзитен чыгара башлый. 1906 елда рәсми рәвештә "Галия" мәдрәсәсен ача. Мәдрәсә ябылганчы 1918 елга кадәр аның ректоры була. Милли мәҗлес депутаты, үзәк нәзарәттә казый була.

1936 елда репрессиягә эләгә, җиде елга ирегеннән мәхрүм ителә. Кимсетелүләр кичереп 1942 елда Самар шәһәрендә мәрхүм була. 1956 елда аклана.

XS
SM
MD
LG