Пьесаның авторлары – шагыйрә Луиза Янсуар һәм Тинчурин театры режиссеры Резедә Гарипова. Резеда Гарипова спектакльне режиссер-драматург тандемын кире кайтару омтылышы дип тә атый. Автор янында театр кагыйдәләрен белгән кеше булса, әсәр күпкә отышлы була, ди ул.
Луиза Янсуар әлеге әсәргә алынуны фентези жанрына кытлык белән дә аңлата:
– Мифологик әсәр язасым килгән иде, Резедәнең бер мифик геройны яңа яктан ачасы килгән. Башта мифологик катламнарны өйрәндек. Аннары әлеге темадан китеп, яңа дөнья моделен уйлап чыгардык. Миңа калса, ул татарга гына түгел, башка милләт вәкилләренә дә кызыклы. Анда төрле йолалар да файдаланылды. Аларны җыелма, эшкәртелгән дип әйтергә була. Мәсәлән, Арнау йоласы. Мин аны керәшен әбиемнән ишетеп үстем, соңрак төрки тамырларын таптым.
Резеда Гарипова:
– Әмма максатыбыз – йолаларны чыгару, ниндидер чорны яктырту булмады. Безнең глобаль әсәр тудырасыбыз килде. Моңа фентези жанры бик кулай. Дөресен әйткәндә, бик күптән Луиза белән пьеса язасы килгән иде. Кую өчен дә түгел, үзебез өчен. Әлбәттә, көнкүреш әсәренә алынасы килмәде. Тарих турында уйландык, фентези нигезен өйрәндек. Безне глобаль проблемнар борчый. Аны көндәлек пьесада чагылдырып булмас иде.
"Карурман" белән бүгенге җәмгыятьнең проблемнары уртак, ди Луиза Янсуар:
– Һәр заманда кешене җәмгыятьтә үз урынын табу һәм, хәлиткеч хәлдә калганда, кайсы юлны сайларга, үзеңне ничек тотарга дигән сорауларга җавап табу борчыган. Минем өчен каһарманнар кылган гамәлләрнең психология ягын ачу әһәмиятле иде. Ни өчен ул билгеле бер юлны сайлый? Кешенең шушы хәлдә үз җаны, ыруы каршында тоткан җавабы мөһим.
Резеда Гарипова:
– Луиза миллилек сүзен урап узарга тырыша. Ләкин "Карурман"ның каһарманнары миллилекне эзлиләр дә инде. Алар тамырдан аерылып яңа тормыш корып булмаганын аңлый.
Луиза Янсуар:
– Чөнки без миллилек төшенчәсенә шулкадәр күп мәгънәләр салып бетердек, ниндидер стереотипка әверелдердек. Безнең аны тирәнрәк икәнен күрсәтәсе килде. Безнең төп герой – милли герой. Аның әтисе Ярымтык (башкортчадан Шүрәле дигәнне аңлата – ред.) үзе дә безнең аңнарда үзгәреш кичергән. Шуңа аны башка яктан да ачасыбыз килде. Ул да тамырын эзли һәм моң аша яңадан үзенә кайта.
Авторлар спектакльне әзерлекле тамашачы өчен дип атый.
Авторлар "Калеб" берләшмәсенә күбрәк игътибар булуын тели. "Киләчәктә бу үзәкнең нигезе дә булу мөмкинлеге пәйда була икән, бу бик зур адым булачак", – ди Луиза Янсуар. Ә ни өчен эскиз, тулы канлы спектакль түгел дигән сорауга Резеда Гарипова: "Безгә тамашачының ничек кабул итүен күрү, аның фикерен ишетү кирәк. Әгәр кабул итәләр икән, эшне дәвам итәргә була", – дип җавап бирде.
Спектакльдә Тинчурин театры артистлары, Казан театр көллияте студентлары катнаша. Тинчурин театры актеры Артем Пискунов хан улын уйный:
– Минем герой туры сүзле, җайлана белми, дөреслекне яклый һәм яңа тормыш турында хыялланган кешеләрнең берсе. Ул элекке йолаларга хыянәт итми, шул ук вакытта яңалыкка омтыла. Андыйлар элек тә, хәзер дә озак яшәмәгән. Бу геройны да шундый ук язмыш көтә. Спектакльне үзенчәлекле дип уйлыйм. Аның режиссеры да бит элеккеге, нигезле режиссер мәктәбен узган, шул ук вакытта яңа алымнарны да куллана белә. Әсәр кайсыдыр яклары белән әкияткә тартса да, чынбарлыкны тасвирлый.