Чүп яндыру заводы төзүгә каршы чыккан активистларга карата 16 административ эш кузгатылган. Аларны киңкүләм чара оештыруда һәм полиция хезмәткәренә буйсынмауда гаеплиләр.
18 декабрдә Яшел Үзән мәхкәмәсе юрист Сергей Сычовны икенче мәртәбә штрафка тарткан. Сычов Осиново янында экология активистларының чатыр лагерын куып тараткан вакытта тоткарланган. Ул биш бала атасы, дип яза Idel.Реалии.
Аннан алда Сычовка Русия административ кодексының 20.2.2 нче маддәсе 1нче өлеше нигезендә 10 мең сум күләмендә штраф билгеләгәннәр. Бу маддә “җәмәгатҗьчелек урыннарында ватандашларның киңкүләм торуы яки хәрәкәт итүен оештыру” өчен җәзага тартуны күздә тота. Моннан тыш, Сычовка админстратив кодексның 19.3 нче маддәсе 1 нче өлеше нигезендә дә штраф билгеләнгән (полиция хезмәткәренә буйсынмау). Бөтен тоткарланучыларга да шушы ике маддә нигезендә гаепләү белдерелгән.
Чатыр лагеренда тоткарланганнар эше кичә мәхкәмәдә каралды. Олег Бурылов һәм Андрей Железнов җидешәр тәүлеккә сак астына алынган. Татьяна Воробьевага каршы 19.3 нче маддә 1 нче өлеше нигезендә административ эш туктатылган. 20.2.2 маддә нигезендә аңа 10 мең сум күләмендә штраф билгеләгәннәр. Рушан Кәбировның эшен карау 25 нче декабргә кадәр кичектерелгән. Чатыр лагерен куып тараткан вакытта ул "Росдержава" басмасы журналисты буларак катнашкан. Кәбировка киләсе мәхкәмә утырышына редакция биремен алып килеп күрсәтергә кушканнар.
16 декабрь иртәнге сәгать 10.30 тирәсендә Осиново янындагы чатыр лагерына полиция килеп, аны куып таратты, 19 активист тоткарланды. Полиция иртәнге 9.00да килә, тирә-як йөк машиналар белән уратып алына. Алар артыннан Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев та килеп активистларга таралашырга тәкъдим итә. Кешеләр чатыр лагерен бер-берсенең кулына тотынышып якларга тырыша, әмма ахыр чиктә алар барысы да полиция тарафыннан тоткарлана, автобуска утыртылып полиция бүлегенә озатыла. Каршылык күрсәтергә теләүчеләр автобусларга көчләп утыртыла.
Ноябрь ахырында Осиново янында чүп яндыру корымасы төзеләчәк дип фаразланган урыннан ерак түгел кырга бульдозерлар, экскаваторлар китерелде. Рәсми рәвештә "җирле әһәмияткә ия булган юллар төзекләндереләчәк" дип игълан ителде. Әмма активистлар бу юллар булачак чүп яндыру заводы өчен төзелә дип фаразлады.
2 декабрьдә активистлар төзелеш техникасы юлына чатыр лагере корып куйды. Шуннан соң ул урынга дүрт машинада полиция килеп, ике көн дәвамында протестны туктатырга үгетләде, килешенмәгән митинг уздыруда гаепләп административ эш кузгату белән янады.
Лагерда җыелган кешеләр саны арта барды. Төзелеш эшләре тулысынча туктатылды. Ләкин чарада катнашучылар техниканың алынуын хакимиятнең хәйләкәр алымы дип санады, һәм чатыр лагере таралмады.
Ике атна дәвамында кешеләр бер-берсен алмаштырып кизү торды, алар биредә юл салырга дип килгән техниканы туктатуга иреште.