Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәүзия Бәйрәмова: "Татар Штабы" кемгә комачаулый?


Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова

Дөнья татар конгрессыннан чыгарылган "Татар штабы" тирәсендәге вазгыять турында язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова комментарын тәкъдим итәбез.

Мәскәүдә эшләп килүче “Татар Штабы” бу көннәрдә телдән төшми. Хәер, бу хәлләр инде ел буе бара – аны Бөтендөнья Татар конгрессына әле алалар, әле чыгаралар... Бу юлы инде Милли Шураны җыеп, куллар күтәртеп, рәсми рәвештә чыгардылар. Ә сәбәбен беркем аңлата алмый. Мәскәүдә генә түгел, бөтен Русия буенча таралып эшләгән, милләтнең акыл ияләрен, иң актив яшьләрне үзендә туплаган, төрле караштагы кешеләр өчен үзенең мәйданын биргән тере, җанлы бу оешма кемнәргә, нәрсәсе белән ярамаган соң? Алар бит хөкүмәткә каршы да эшләмиләр, милләткә каршы да эшләмиләр, бар максатлары – татар халкын, аның телен, динен саклап калу. Моны да әле тыныч юллар белән алып барырга тырышалар, чөнки аждаһаның борын төбендә башкача мөмкин дә түгел. Ә барыбер ярамадылар...

Моны кайберәүләр Мәскәүдә, татар оешмалары арасында барган каршылыкларның нәтиҗәсе итеп күрә. Әйе, каршылыклар бар, әмма моның өчен көндәшләреңнән шул дәрәҗәдә үч алу, аларны бөтен җирдән сыздырып ташлау дөресме соң?! Юк, әлбәттә! Бүген “Татар Штабы”н сызалар, иртәгә шул ук Татар конгрессына, мәдәният үзәге кереп оялаган Әсадуллаев йортына, Татарстанның Мәскәүдәге вәкиллегенә, Татарстанның үзенә дә чират җитәргә мөмкин бит! Кем яклап чыгар аларны? Бүген “үз татарларымыз” шаулап эшләп торган милли оешмага теш кайрыйлар, аны яклыйсы урынга, төрле гаепләрен табарга тырышалар. “Ник алай эшлисез?” дисәң, югарыга төртеп күрсәтәләр, имеш, шулар шулай куша икән... Алар куша дип, болар үзләре үк татар башын ашый булып чыга инде бу!

Бу рәсми татарлар күбрәк имитация, пар чыгару белән шөгыльләнә

Әмма шуны онытмыйк – Татар конгрессы, Әсәдуллаев йорты, Татарстан вәкилегеннән аермалы буларак, “Татар Штабы” үз акчасына эшли һәм яши, ә тегеләр казна хисабына көн күрәләр, безнең җилкәдә утыралар. Бу рәсми оешмалар үз яннарына “Татар Штабы”н гына түгел, Татар иҗтимагый үзәге, “Азатлык” татар яшьләре берлеге кебек милли хәрәкәтне дә якын китермиләр! Әсәдуллаев йортына да, башка рәсми татар оешмаларына да, өстән кушмасалар, чебен дә очып керә алмый! Бу рәсми татарлар күбрәк имитация, пар чыгару белән шөгыльләнә, милләт калтыраганда да болар ялтырый... Казнадан акча килми башласа, алар юлдагы тузан кебек очып юкка чыгачак, тарихта эзләре дә, милләт янында үзләре дә калмаячак бит! Милләт янында милләт өчен янып-көйгәннәр генә калачак.

Бу көннәрдә мин үзем дә Мәскәүдә, “Татар Штабы”нда булып кайттым. Дәрдмәнднең тууына 160 ел тулуны милли-әдәби чара дәрәҗәсендә билгеләп үттек. Әлбәттә, төп чыгышны мин ясадым, Закир Рәмиев-Дәрдмәнднең милләтебез өчен башкарган изге эшләре турында сөйләдем, тиңсез иҗатына, шигырьләренә анализ ясадым, җыелган халыкның күп төрле сорауларына җавап бирдем. Очрашуның икенче өлешендә исә үз иҗатым, татар тормышы, татар тарихы турында да сөйләдем.

Мин шуңа да игътибар иттем – бу очрашуга татар яшьләре күп килгән иде. Мәскәү югары уку йортларында укучы студентлар һәм аларның укытучылары, яшь иҗатчылар, журналистлар, блогерлар, программистлар, инженерлар һәм эшмәкәрләр, тагын әллә кемнәр бар иде. “Татар Штабы” менә шуларга таяна һәм дөрес эшли. Киләчәк менә шундый иманлы, милли рухлы, интеллектуаль яктан Европа дәрәҗәсендә булган татар яшьләре кулында. Дөрес, очрашуда өлкән як, аксакаллар да бар иде, бу зирәк акыл ияләре тормышлары белән дә, хезмәтләре белән дә яшьләргә үрнәк, таяныч, киңәшче булып торалар.

Казан, башкортлар белән булмаган дуслык хакына, андагы татарлар өчен артыгын кыймылдамаячак, ярдәм итмәячәк

“Татар Штабы” бүген бөтен Русия буенча таралып эшли, илдә демократия булса, ул милли бер федераль фиркагә дә әйләнә алыр иде, әмма бүген ул мөмкин түгел. “Татар Штабы” җитәкчесе Рөстәм Ямалиев бу көннәрдә Уфада булып, анда оешманың бүлекчәсен ачып кайтты. Башкортстан татарлары өчен бу яңа бер сулыш, яңа мөмкинлекләр, милләт буларак исән калуның яңа юлларын эзләү булыр дип уйлыйм. Чөнки алар бүген ятим хәлдә, кемгә сыенырга белмиләр, чөнки Казан, башкортлар белән булмаган дуслык хакына, андагы татарлар өчен артыгын кыймылдамаячак, ярдәм итмәячәк. Аның мондагы татарларга да ярдәме юк әле, Татарстанга мөстәкыйльлек-суверенитет яулап алып биргән милли хәрәкәт һаман эт типкесендә, урамда йөри...

Рөстәм Ямалиев яңа татар конгрессы оештырырга теләвен әйткән, бу шартларда Татарстандагы милли хәрәкәт тә аңа бик теләп кушылырга мөмкин, чөнки рәсми оешмаларга алар кирәк түгел. Ә бөтен Русия буенча шулай үз татарлары тарафыннан ук куылган, кимсетелгән, читкә этәрелгән милли оешмалар күпме? Татар конгрессына, Милли Шурага алар кирәк түгел бит, “Татар Штабы” язмышы моны ачык күрсәтте. Ил буйлап таралган актив татарлар беркемгә кирәкми, рәсми оешмаларга тыңлаучан, үз фикере булмаган, булса да, аны кычкырып әйтмәгән, генераль линиягә каршы килмәгән телсез татарлар кирәк. Рәсми татарларның девизы – “Бергә булыйк, бердәм булыйк!”, әмма бу ялган, ясалма сүз генә. Алар үзләре кебекләр белән генә бергә һәм бердәм, чын татарларга, милләт өчен көрәшчеләргә анда урын юк.

Үзенең киләчәген – яшьләрне бер гаепсезгә төрмәләргә утырткан, үз халкын кычкыртып талаган, дөнья халыкларына туктаусыз янаган илнең киләчәге юк

Бүген Казанның купшы заллары шундый ялтыравык татарлар белән тулган, әмма тимер ишекләр артындагы тормыш бөтенләй башкача шул... Эшсезлек, хокуксызлык, телсезлек, динсезлек... Тик халыкның аһ-зары, моң-хәсрәтләре, борчылу-куркулары бу ишекләр аша үтеп керә алмый. Аны әйтерлек кешеләр дә бу затлы залларга үтеп керә алмыйлар – милләт ике тормыш белән яши – андагылар һәм мондагылар... Әмма авыр чакта андагыларга да мондагылар кирәк булачак, үзләрен якларга халык кирәк булачак, милли хәрәкәт, “Татар Штаб”лары кирәк булачак! Ә ул чаклар якынлаша, чөнки үзенең киләчәген – яшьләрне бер гаепсезгә төрмәләргә утырткан, үз халкын кычкыртып талаган, дөнья халыкларына туктаусыз янаган илнең киләчәге юк. Тимер ишекләр җимереләчәк, мондагылар андагыларны себереп түгәчәк. Һәм милләт шуңа әзер булып торырга тиеш.

Фәүзия Бәйрәмова
язучы, тарих фәннәре кандидаты

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторның шәхси карашларын чагылдыра

XS
SM
MD
LG