Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шагыйрә Лилия Сәләхетдинова авырга узган, табиблар каршы


Шагыйрә Лилия Сәләхетдинова ире белән телевизион тапшыруда
Шагыйрә Лилия Сәләхетдинова ире белән телевизион тапшыруда

Шагыйрә һәм җәмәгать эшлеклесе Лилия Сәләхетдинова сәламәтлегенә куркыныч янавына карамастан бәби алып кайтырга җыена. Ул моны ана булуга бердәнбер мөмкинлек дип атый.

Камил булмаган остеогенез (уылучан сөяк) белән авыручы Лилия Сәләхетдинова​ (ире фамилиясе буенча Тимергалиева) ана булырга әзерләнгәнен белдерде. Хәзер ул табиб тикшенерүләре уза, дип яза "Бизнес Online".

Лилия сүзләренчә, табиблар аңа баласын төшерергә тәкъдим иткән, чөнки балага әнисенең авыруы күчүе ихтималы зур икән. Карынында бала күтәрү Лилиянең үзенең дә сәламәтлегенә яный дигән табиблар. Ләкин ул баласын саклап калачагын белдерә.

Лилия озак еллар Казандагы “Ярдәм” мәчетендә урнашкан тернәкләндерү үзәгендә эшли, хәзер ул аның җитәкчесе урынбасары. “Ярдәм” мәчете имамы Илдар хәзрәт Баязитов сөйләгәнчә, Лилиянең авырга узуы хакында алар күптән түгел белеп алганнар. Ул вакытта аның авырына инде өч ай булган. “Лилиянең баласын табарга катгый карарын белгәч, без бу хәлгә җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итәргә булдык. Табиблар аны бар яклап карасын, ярдәм итсен, инвалид бу дип үзләреннән җаваплылыкны төшермәсен” дип сөйләгән хәзрәт.

Мәчетнең дә үз ягыннан булдыра алган бөтен ярдәмне дә күрсәтәсен әйткән. “Ул безнең өчен урамнан килгән кеше түгел, без аны якларбыз. Кирәк булса, баланы тәрбияләргә, карарга булышырбыз, алга таба аның янында булырбыз, чөнки “Ярдәм” ул – бер гаилә”, дигән Баязитов.

Лилиянең сәламәтлеген Республика клиник хастаханәсендә консилиум тикшергән. Табиблар бала табу белән бәйле куркынычларны киметер өчен барысын да эшләргә әзер булуларын белдергән.

Танылган шагыйрә, җәмәгать эшлеклесе Лилия Сәләхетдинова 2018 елның көзендә Ришат Тимергалиев исемле егеткә кияүгә чыккан иде. Узган ел ахырында алар Мәскәүдә “Мужское/Женское” тапшыруында катнашты. Тапшыру Беренче каналда 15 гыйнварда күрсәтелде. Анда Лилия хаҗга баргач Аллаһтан үзенә сәламәт ир, ярдәмче, юлдаш соравын, бала тәрбияләргә теләүләрен, ләкин иренең дә инвалидлыгы булганлыктан, асрамага бала бирмәсләр дип уйлавын сөйләгән иде. Яшь гаиләнең үз фатирлары булмавын белгәч, тапшыруның алып баручысы Александр Гордон эфирда Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп, аларга фатир бирүләрен үтенгән иде.

XS
SM
MD
LG