Accessibility links

Кайнар хәбәр

Явыз Иванга һәйкәл кую тәкъдиме белән чыккан Әстерхан мэры Радик Харисов вазифасыннан киткән


Шәһәр күренеше
Шәһәр күренеше

Әстерхан шәһәре идарәсе башлыгы Радик Харисов вазифасын үз теләге белән калдыруы хакында гариза язган.

Әстерхан шәһәре хакимияте башлыгы Радик Харисов вазифасыннан киткән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

25 февральдә Шәһәр думасы утырышында шәһәр идарәсе башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы билгеләнәчәк.

Харисов Әстерханда Явыз Иванга һәйкәл кую инициативасы белән чыккан иде. Шәһәр идарәсе һәйкәл кую турында халык фикерен сорашу оештырды.

Явыз Иванга һәйкәл кую турында Әстерхан шәһәре хакимияте уздырган сораштыру ике тапкыр озайтылды. Ул 3 февральдә тәмамланса да, аның нәтиҗәләре игълан ителмәде. Шәһәр идарәсендә бу мәсьәләнең җәмгыятьтә зур яңгыраш тапканын, шуңа күрә аны алга таба да карарга кирәк булуын, ә тавыш бирү нәтиҗәләре хәлиткеч фактор булмавын белдерделәр.

2019 ел ахырында Дөнья татар яшьләре шурасы Әстерханда Явыз Иванга һәйкәл куюга каршы чыгып, өлкә губернаторы Игорь Бабушкин, Әстерхан шәһәре мэры Алена Губанова һәм шәһәр хакимияте башлыгы Радик Харисов исеменә ачык хат юллады.

Татар яшьләре хатында Әстерханны яулап алучы патшага һәйкәл кую инициативасының төрле халыкларның тарихи хәтерен капма-каршы куюы, милләтара дуслыкны җимерүе әйтелде.

"Күпмиллионлы татар халкы өчен Әстерхан - милләт формалашуның, милләт тарихының һәм мәдәниятенең бик мөһим үзәге" диелгән иде хатта.

Форум шурасы тавыш бирүне, Явыз Иванга бәйле тарихи-мәдәни комплекс төзүне туктатырга чакырды.

XS
SM
MD
LG