Accessibility links

Кайнар хәбәр

Конституция үзгәрешләренә вакытыннан алда тавыш бирү бер атна барачак


Владимир Путин һәм Элла Памфилова
Владимир Путин һәм Элла Памфилова

Алдан тавыш бирүнең ничә көн барачагы төбәк комитетлары карамагына калдырыла. Ул бер атна барырга мөмкин.

Русия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова Конституциягә үзгәрешләр турында вакытыннан алда һәм өйдән торып тавыш бирүне атна дәвамында уздырырга тәкъдим иткән, дип яза ТАСС. Бу төр тавыш бирүләрнең ничә көн барачагын төбәк комитетлары хәл итәчәк диелә.

Памфилова сүзләренчә, вакытыннан алда тавыш бирүне сайлау комиссияләре биналарыннан читтәге урыннарда уздырып булачак. Нинди урыннар турында сүз барганын Памфилова әйтмәгән.

Конституциягә үзгәрешләр турында тавыш бирү 22 апрельгә билгеләнгән. 20 мартта бер төркем җәмәгать эшлеклеләре һәм табиплар Русия президенты Владимир Путинга ачык хат язып, коронавирус сәбәпле тавыш бирүне бүтән көнгә күчерүне сорады. Алар интернетта коронавирус эпидемиясе якынлашу сәбәпле катгый чаралар күрү кирәклеге турында петиция чыгарды.

Эпидемия турында искә алып, Памфилова халыкка куркыныч янаган очракта тавыш бирү “һичшиксез уздырылмаячак” дип белдерде. Аннан алда Путин бу чараны күчерү ихтималын таныды.

  • Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертү тәкъдимен президент Владимир Путин 15 гыйнварда Федераль Җыенга юлламасында яңгыратты. Путин яңа хакимият органы – Дәүләт шурасы кертергә тәкъдим итте. Үзгәрешләргә ярашлы, Дәүләт думасы президент тәкъдим иткән хөкүмәт башлыгын раслау хокукы ала, шулай ук ул премьер тәкъдим иткән вице-премьерларны һәм министрларны да раслый. Бары куәт ведомстволары башлыклары Федерация шурасы белән киңәшкәннән соң президент тарафыннан раслана.
  • Конституциягә үзгәрешләргә ярашлы, президентка рөхсәт ителгән мөддәтләр турында маддәдән “рәттән” дигән сүз алып ташлана. Констиуциянең халыкара килешүләрдән өстенрәк булуы, урыс теленең “дәүләт коручы халык теле” булуы язып куела.
  • 10 мартта “Бердәм Русия” депутаты Валентина Терешкова президентның моңа кадәр булган мөддәтләрен исәптән сызып ташлау турында төзәтмә кертергә тәкъдим итте. Бу Путинга 2024 елдан соң да сайлауларда катнашырга мөмкинлек бирә. Путин бу төзәтмә белән килеште.
  • 16 мартта Русия Конституция мәхкәмәсе Путин керткән үзгәрешләрне хуплады.

XS
SM
MD
LG