Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның хөкүмәт әгъзалары үткән тестлар коронавирус булмавын күрсәткән


Башкортстанда коронавирус куркынычы сәбәпле сәүдә үзәкләрендә фуд-кортлар ябыла, кул биреп күрешүләрдән баш тартырга тәкъдим ителә.

Уздырылган тестлар Башкортстанның хөкүмәт әгъзаларында коронавирус булмавын күрсәткән. Бу турыда 30 мартта узган киңәшмәдә республика җитәкчесе Радий Хәбиров хәбәр иткән. Ул хөкүмәт вазифаларында булган кешеләр вакыт-вакыт тест тапшырып торачакларын әйткән дип яза Башинформ.

Хәбиров шулай ук коронавирус эпидемиясе көннәрендә кул биреп күрешүләрне тыярга тәкъдим итә. “Бу кешегә хөрмәт билгесе, кул үзеннән-үзе сузыла. Ләкин бу йогыш күчерүнең иң актив юлларының берсе, аннан баш тартыйк” дигән Хәбиров.

Моннан тыш, Башкортстан сәүдә үзәкләрендә тиз ашап алу урыннары да ябыла. Әлегә кадәр сәүдә үзәкләрендә азык-төлек кибетләре, даруханәләр, хайваннар өчен кибетләр белән беррәттән халыкны ашату нокталары да эшләп килде. Хәбиров аларда кеше күп җыелуын искәртеп, бу нокталарны ябарга, сәүдә үзәкләрендә “тормыш өчен зарур булган ширкәтләрне генә” калдырырга кирәклеген әйткән.

Башкортстан хөкүмәтендә киңәшмәләр саны да киметелә. Шәһәр һәм район идарәләрендә дә офиска йөреп эшләүче хезмәткәрләр санын киметергә, җыелышлар җыймаска кушылган. “Җитәкчеләр белән аралашыр өчен безнең бөтен техник мөмкинлектәр дә бар” дигән Хәбиров.

30 марттан 5 апрельгә кадәр дәвам итәсе ял атнасында Башкортстанда алкоголь сатуга чиләүләр дә кертелергә мөмкин. Радий Хәбиров “хокук бозулар, өйдә көч куллану, янгыннар саны артканын күрсәк, республикада хәмер сатуга чикләү кертергә мөмкинбез” дип белдергән.

Башкортстанда чит илдән кайткан 795 кешенең 14 көнлек карантин вакыты тәмамлаган, дип хәбәр иткән республиканың вице-премьеры – гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министры Ленара Иванова. Чит илдән кайтканнарның өйдә калу тәртибен саклавын 216 махсус мобиль бригада тикшерә. Республикага барлыгы 9346 кеше чит илдән кайткан, 8648 кеше тикшерелгән. Өйдә тору тәртибен 215 кеше бозган, аларга карата административ эш ачу өчен мәгълүмат Роспотребнадзорга тапшырыла.

Башкортстанда коронавирус 5 кешедә расланган. Республиканың сәламәтлек саклау министры Максим Забелин киңәшмәдә хәбәр иткәнчә, хастаханәләрдә 2635 урын авыруларны кабул итү өчен әзерләп куелган.

XS
SM
MD
LG