"Татшина"ның элекке баш мөдире Гүзәл Хәбетдинова Әлмәт районын җитәкләячәк. Бүген район шурасының 46нчы чираттан тыш утырышында аны Татарстан президенты идарәсе хакимияте җитәкчесе Әсгать Сәфәров тәкъдим иткән. Шул ук вакытта район башлыгы Тимур Нагуманов үзенең вазифасын вакытыннан алда калдыра. Бу хакта "Бизнес Online" хәбәр итә.
Нагуманов белән беррәттән Әлмәт районы баашкарма комитеты җитәкчесе Айдар Каюмов та вазифасыннан китә, ул биредә 2021 елдан бирле эшләде.
Хәбетдинова Каюмов урынына билгеләнде. Процедурага ярашлы, ул шундук район башлыгы була алмый. Башта ул башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы булачак. Аннары аны җирле муниципаль шурага депутат итеп, соңрак башлык итеп сайларга тиешләр.
Хәбетдиновага 54 яшь. Ул Казан дәүләт университетын тәмамлаган. 1992 елда "Татнефть"нең мәгълүмати-исәпләүләр үзәгенең җитештерү бүлекчәсе инженеры була. 2007-2017 елда "Татнефть Нефтехим" идарәче ширкәте мөдиренең икътисад һәм финанслар урынбасары булып эшли, 2017 елда мөдир вазифаларын башкаручы итеп куела. 2019 елда "Татнефть-Нефтехим" идарәче ширкәте "Татшина" дип үзгәртелә, ә Хәбетдинова мөдир булып кала. Соңгы ачык белешмәләргә күрә, 2021 елда "Татшина"ның кереме 1,1 млрд сум булган.
Шул рәвешле ул Татарстан тарихында районны җитәкләгән икенче хатын-кыз булачак. Моңа кадәр бу вазифада Зәй районыннан Татьяна Воропаева гына эшләде, Зәй белән ул 2008-2014 елларда җитәкчелек итте.
Тимур Нагумановка исә Татарстан президенты ярдәмчесе итеп эшләргә тәкъдим ителде. Ул Әлмәт мэры булып биш ел эшләде. 2019 елда Айрат Хәйруллинны алыштырды, Хәйруллинны Татарстан дигитал үсеш министры итеп куйдылар.
- Шул ук вакытта Татарстанның күршесе Башкортстанда бүгенге көндә дүрт районны хатын-кызлар җитәкли: Белокатай, Иглин, Стәрлетамак һәм Благовещен районнарын. Республикада беренче хатын-кыз район башлыгы Зөһрә Гордиенко булды. Ул 2020 елдан 2024 елга кадәр Кыйгы районын җитәкләде. Бүген Гординеко - Башкортстанның эшмәкәрлек һәм туризм министры.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум