Кырым ярымутравын Русия белән тоташтыручы Керч күперендә чикләү ныгытмасы урнаштырылачак. Кырымга килүчеләр җентекләп тикшереп кертеләчәк. Бу турыда республиканың коронавируска каршы көрәш штабы утырышында Кырымның Русия куйган җитәкчесе Сергей Аксенов белдергән.
“Бөтен автомобиль транспортын 100 процент тикшерәчәкбез, бүтән төбәкләрдәге поездлар һәм һава транспортын тикшерү нисбәтеннән кертелгән иң катгый чараларны үзебездә кулланачакбыз” ди Аксенов.
Аның сүзләрен Интерфакс китерә. Керч күперендә юлчыларны тикшерү икенче апрельдән башлана. Бу коронавирус таралу куркынычы булу сәбәпле эшләнә. Шулай ук 2 апрельгә каршы төндә 00.00 сәгатьтән ярымутрауда карантин кертеләчәк. 1 апрель саннарынча, Русиядә коронавирус 2777 кешедә расланган. Кырымда 20 коронавируслы авыру бар.
Элегрәк Аксенов Русия 300 миллиард сум акча тотып төзегән Кырым күперен ярымутрауның “проблемы” һәм “Ахиллес үкчәсе”дип атаган иде. Ул эпидемия шартларында инфекциянең бу күпер аша төбәккә үтеп керү куркынычы зур булуын әйтте.
31 мартта Акъяр шәһәренә кереш юлларында машиналарны тикшергән биш блокпост урнаштырылды.
Аннан алда Кырымтатар мәҗлесе җитәкчесе Рефат Чубаров Русиянең зур шәһәрләрендә һәм Мәскәүдә коронавируслы кешеләр күбәю һәм аннексияләнгән Кырымга вакытлыча сыену эзләп килүчеләр арту ихтималын әйтеп, Кырым хакимиятләрен канунсыз төзелгән Кырым күперен ябарга чакырган иде.