Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рөстәм Миңнеханов киләчәктә Татарстанда коронавирус очраклары артачагын кисәтте


Рөстәм Миңнеханов
Рөстәм Миңнеханов

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларга мөрәҗәгать итеп: "Үзебезгә никадәр таләпчәнрәк булсак, югалтулар шулкадәр әзрәк булачак", диде.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республикада коронавирус йоктыру очраклары киләчәктә артачагын әйтте. Аның сүзләренчә, Татарстан әле вирус таралуның югары ноктасына килеп җитмәгән. Бу хакта ул 18 апрель көнне республика хөкүмәте бинасында узган киңәшмәдә әйтте.

"Бу [үзизоляция тәртибе] кемнеңдер теләге аркасында гына эшләнми, бу сезнең сәламәтлек өчен кирәк. Аңлавыгызны сорыйм, республика күргән чаралар бары тик мөмкин булган куркынычларны киметү өчен кирәк. Без үзебезгә никадәр таләпчәнрәк булсак, бездә югалтулар шулкадәр әзрәк булачак", диде ул.

Миңнеханов вирус дулкыны Мәскәүдән башка төбәкләргә тарала, дип белдерде. Аның әйтүенчә, әлегә күрелгән чараларны йомшарту мөмкин түгел. Ул хөкүмәт күргән чараларның бөтен кешегә ошамавын да аңлый.

"Иң мөһиме, бездә волонтер ярдәме киң җәелгән. Без урамга чыгу киңәш ителмәгән кешеләргә һәм ярдәм кирәк булганнарга ярдәм күрсәтергә әзер", диде Татарстан президенты.

  • 18 апрельгә Татарстанда коронавирус 160 кешедә расланган. 28 кеше вирустан сәламәтләнгән, дип хәбәр итә рәсмиләр. Соңгы тәүлектә республикада вирусның тагын 16 кешегә йоктыру очрагы теркәлгән.
  • Русиядә соңгы тәүлектә вирус йоктыруның 4 785 яңа очрагы турында хәбәр ителә. COVID-19 белән авыручылар саны 36 меңнән арткан. 3 057 кеше савыккан, 313 кеше үлгән.
  • 30 марттан Татарстанда "үзизоляция" тәртибе гамәлгә керде. Урамга бары тик ихтыяҗ булганда гына чыгу рөхсәт ителә.
XS
SM
MD
LG