Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казакъстан сенаты җитәкчесе итеп Дәрига Назарбаева урынына Мәүлән Ашимбаев сайланды


Мәүлән Ашимбаев (уңда) Нурсолтан Назарбаев һәм Касыйм-Жомарт Токаев белән
Мәүлән Ашимбаев (уңда) Нурсолтан Назарбаев һәм Касыйм-Жомарт Токаев белән

Нурсолтан Назарбаевның кызы Дәрига Назарбаева сенат рәисе вазифасыннан һәм депутатлыктан азат ителде.

Казакъстанда депутатлар сенатның яңа җитәкчесен сайлап куйды, бу вазифаны элек президент идарәсе башлыгының беренче урынбасары булган Мәүлән Ашимбаев башкарачак. Бу турыда Казакъстан президенты сүзчесе Берик Кормангали үзенең Instargam аккаунтында хәбәр итте.

2 майда Казакъстан президенты Касыйм-Жомарт Токаев сенатның элеккеге рәисе, илнең беренче президенты Нурсолтан Назарбаевның кызы Дәрига Назарбаеваны вазифасыннан азат итте. Моның сәбәбе әйтелмәде. 4 майда илнең үзәк сайлау комиссиясе Назарбаеваның депутатлык вәкаләтләрен дә туктатты.
Дәрига Назарбаева сенат җитәкчесе вазифасын 2019 елның 20 мартыннан бирле башкарды. Бу урынга ул элеккеге спикер Касыйм-Җомарт Токаев президентлыкка күчкәч утырган иде. 2 сентябрьдә Назарбаеваны шушы ук вазифага яңадан билгеләделәр.

Казакъстан Конституциясенә ярашлы, президент вакытыннан алда вазифасыннан китсә, вазифасыннан баш тартса яки вафат булса, дәүләт җитәкчесе вәкаләтләре сенат рәисенә күчә.

Март башында Би-би-си Finance Uncovered һәм Transparency International белән берлектә тикшеренүләр уздырып, Дәрига Назарбаева һәм аның улы Нурали Алиев Британиядә 100 миллион доллардан да кыйммәтрәк торган күчемсез милеккә ия булуларын ачыклаган иде. Бу йортлар Британия хакимияте тарафыннан канунсыз керемнәрне юууга каршы көрәш кысаларында кулга алынды. Назарбаева һәм аның улы хәзерге вакытта милекләрен мәхкәмә аша кире кайтарырга тырыша.

Дәрига Назарбаеваның тагын бер улы Айсолтан февральдә сәяси сыену сорап Британия хакимиятенә мөрәҗәгать итүен белдерде. 29 яшьлек Айсолтан Казакъстан һәм Русия арасында зур күләмле коррупция булуын Facebook-та язып чыкты.

Айсолтанның әтисе эшмәкәр һәм сәясәтче Рәхәт Алиев 2015 елның фералендә Венада төрмә камерасында асылынып үлгән килеш табылган иде.

XS
SM
MD
LG