Дөньяның иң биек бинасы булып танылган, Дубайда урнашкан "Бурҗ Хәлифә" бинасы Татарстан байрагы төсләренә керде. Әлеге чара ТАССР 100 еллыгы уңаеннан оештырылды. Моның хакта Татарстан президенты сүзчесе Лилия Галимова белдерде.
"Emaar оешмасы безнең Дубайдагы вәкиллек мөрәҗәгате нигезендә ТАССР 100 еллыгы уңаеннан бинаны Татарстан байрагы төсләренә буяды", диде Галимова.
"Бурҗ Хәлифә" бинасы дөньяда иң биек бина булып тора. Аның биеклеге 828 метр тәшкил итә. Бина 163 каттан тора. Ул 2010 елда ачылган, бинаның хуҗасы булып Emaar Properties ширкәте тора.
Элегрәк, 2019 елның 30 августында Канада белән АКШ чигендә урнашкан Ниагара шарлавыгы Татарстан суверенитеты көненә багышлап Татарстан әләме төсләрендә яктыртылды. Чараны оештырган Монреаль татарлары әлеге флешмобка башка ил татарларын да кушылырга чакырды.