Москаленко әйтүенчә, хокук яклаучылар якын арада Страсбург мәхкәмәсенә "тәртип саклау оешмалары һәм мәхкәмә тарафыннан конвенция маддәләрен күп мәртәбә бозуларга" шикаятьләр бирергә әзер. Хасавовның адвокатлары һәм ул үзе Европа мәхкәмәсенә кулга алу өстеннән шикаять биргән, алар танылган адвокатны кичекмәстән сак астыннан азат итүне сорый. "Сак астында тоту мөддәтен озайту мәсьәләсен хәл итүнең чираттагы утырышы Мәскәүнең Дорогомилов мәхкәмәсендә адвокат Хасавовның үзеннән, аның яклаучыларыннан, гаепләнүченең билгеләнгән адвокатка ризалыгыннан башка үтте", ди Москаленко.
"Хасавовны кичекмәстән азат итү турындагы таләпләр Россия баш прокурорына, хөкем карарларын гамәлгә ашыру хезмәтенә, шулай ук илнең Югары мәхкәмәсе рәисенә җибәрелде", ди Москаленко.
20 майда Мәскәүнең Дорогомилов районы мәхкәмәсе Дагир Хасавовны сак астында калдыруны 19 сентябрьгә кадәр озайткан иде. Аңарчы Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе, 14 апрельдә Дорогомилов мәхкәмәсендә узган утырыш карарын гамәлдән чыгарып, Хасавов эшен кире Дорогомилов район мәхкәмәсенә кайтарган иде.
Дагир Хасавов 1959 елда Чечняда туган, башлыча мөселманнарны яклау эше белән шөгыльләнде. Тарих фәннәре кандидаты. 2019 елның 17 сентябрендә кулга алынды. Адвокат Мәскәүнең Лефортово мәхкәмәсе бинасында тоткарланды — мәхкәмәдә ул Дагыстан хакимиятенең элекке башлыгы Абдусамад Гамидов һәм аның урынбасары Раюдир Йосыповны якларга тиеш иде. Мәхкәмә залында ук тоткарланган адвокат туры Тикшерү комитетына озатылды.