Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Югары мәхкәмәсе Фәрит Зәкиевкә билгеләнгән җәзаны үзгәртмәде


Фәрит Зәкиев (С) һәм адвокаты Алексей Златкин
Фәрит Зәкиев (С) һәм адвокаты Алексей Златкин

Бүген Татарстан Югары мәхкәмәсе Казанның Вахитов районы мәхкәмәсенең Татар иҗтимагый үзәге рәисенә карата 26 марттагы хөкем карарын нигезле дип тапты. Фәрит Зәкиев урам чаралары уздыру кагыйдәләрен бозу турында маддә нигезендә штрафка хөкем ителгән иде.

27 майда Татарстан Югары мәхкәмәсе узган елның 6 ноябрендә Татарстан Конституциясе көне уңаеннан уздырган митингтагы кайбер чыгышлар өчен Казанның Вахитов районы мәхкәмәсендә ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиевкә билгеләнгән җәзаны гамәлдә калдырды.

Хөкемдар Рәсим Нәфыйков рәислек иткән мәхкәмәдә Зәкиевне адвокат Алексей Златкин яклады. Коронавирус чикләүләре сәбәпле, утырышка журналистлар һәм башка затлар кертелмәде.

Вахитов районы мәхкәмәсе Зәкиев оештырган митингтагы берничә чыгыш чараның максатына туры килми дип тапкан һәм аңа 10 мең сум штраф җәзасы билгеләгән иде.

Зәкиев бүгенге мәхкәмә утырышыннан чыккач Азатлыкка түбәндәгеләрне белдерде: “Татарстан Конституциясе көнендә уздырылган митингта янәсе чыгыш ясаучылардан Фәрзәнә Кулеева, Нәҗибә Сафина һәм Фәйзрахманова фамилияле бер шагыйрәнең чыгышларын мәхккәмәләр янәсе митинг максатына туры килми дип тапты. Бу, гомумән әйткәндә, Татарстан эчке эшләр министрлыгы һәм прокуратура ягыннан барлык кануннарга төкерү булды.

Беренчедән, Фәрзәнә Кулеева Татарстандагы сәяси репрессияләр корбаннары оешмасының җитәкчесе. Ул анда шушы оешманың эшчәнлеге турында сөйләде. Бу чыгыш тулысынча Конституция темасына туры килә иде. Чөнки кешеләрнең хокуклары, аларның ирекләре - Татарстан Конституциясенең төп темасы, ул 2нче маддәдә язылган. Бу тема берничек тә Конституция темасыннан читкә тайпылмый.

Нәҗибә Сафина да митингта 1992 елгы Татарстан Конституциясе ничек үзгәртелүе, аннан суверен дәүләт турындагы төп маддәләрнең алынуы турында сөйләде.

Икенчедән, ул митингта оештыручы буларак, миңа Казан башкарма комитеты вәкиле дә, тәртип саклаучылар вәкиле дә бу чыгышлар өчен чарада кисәтү ясамады, сөйләүчеләрне туктатырга кушмады", диде Зәкиев.

Аның сүзләренчә, бүген ТИҮ - Татарстанда Конституция маддәләрен, кеше хокукларын бозуга, татар телен кысуга каршы ачыктан-ачык чыгыш ясаучы оешма, шуңа күрә аларга карата мондый һөҗүм бара.

Зәкиевнең адвокаты Алексей Златкин та Азатлыкка бүгенге мәхкәмә утырышын бәяләп, митингта тәртип сагында торучылар хәтта чара протоколында да митинг темасын ачыкламаганнар, дип сөйләде.

“Протоколда митингтагы чыгышларның ни өчен чара темасына каршы килүе, нинди рәвештә иминлеккә янавы турында берни дә әйтелмәгән. Оештыручыга нинди җаваплылык йөкләнүе һәм аның бу җаваплылыкны нинди рәвештә үтәмәве дә язылмаган. Митингта Казан башкарма комитеты, эчке эшләр минитрлыгы вәкиле дә булган. Алар бернинди дә кисәтү ясамаган. Ни өчен Зәкиевне җавапка тарталар, ә алар читтә кала. Бу бит маразм.

Чыгыш ясаучыларның берсенең шигырь укуы җәмгыять өчен куркыныч тудыра икән, баксаң. Протоколда шигырь укылган диелгән, ләкин ул шигырьнең җәмгыятькә, конституцион тәртипкә нинди куркыныч тудыруы белгертелмәгән. Бу бит берничек тә башка сыймый”, диде Златкин.

Зәкиев һәм Златкин Татарстан Югары мәхкәмәсенең бүгенге карарын Самардагы кассация мәхкәмәсенә шикаять итәчәкләрен белдерде.

Татарстан республикасы Конституциясе көненә багышланган митинг 2019 елның 6 ноябрендә Казанның Ленин бакчасында үткән иде.

XS
SM
MD
LG